Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТӨРЕК

Төркия туган җир булса да, Татарстан күңелгә якынрак. Азнакайда үз гаиләсе белән яшәүче Ырмак Каракылыч әнә шулай ди. Биредә ул хатыны Юлия белән өч кыз бала тәрбияләп үстерә. Кызлары – төрек һәм башка телләр буенча республика һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре. Гаиләдә дә төп аралашу – төрек телендә. Ләкин шул вакытта башка милләтләрнең телләрен дә, мәдәниятен дә хөрмәт итеп яши Каракылыч гаиләсе. Чит илдә дә солтан булып яшәү серләрен аларның үзләреннән белештек.

Тырыш һәм гадел милләт

Ырмак Төркиянең Эрзинь шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып-үскән. Татарстанга 1996 елда белем алырга килә. Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлагач, бизнес белән шөгыльләнергә теләп, Азнакайга күченә. Хәзерге вакытта Ырмак – эшмәкәр. Терлек сатып алып, ит белән шөгыльләнә, үзләренең кибете бар. Моннан тыш, ул – Азнакайның төрек диаспорасы җитәкчесе.

– Мин инде озак еллар Татарстанда, Азнакайда яшим. Төркияне яратсам да, Азнакай күңелемә якынрак, чөнки монда гаилә кордым, балаларыбыз шушы җирдә туды, эшләрем, йортым биредә. Халкына да ияләштем. Төркиягә барсак та, бер атнадан соң өйгә кайтасы килә башлый, – ди ул. – Гомумән алганда, безнең гаилә Татарстан һәм Төркия традицияләре буенча яши. Барлык җирле бәйрәмнәрне, йолаларны хөрмәт итәбез. Мөмкин булганча, шәһәр һәм район күләмендә узган чараларда катнашырга тырышабыз. Минем өчен беркемне дә милләтенә карап аеру юк. Татарын да, русын да, азәрбайҗанын да хөрмәт итәм. Боларның берсе дә төрек телен, аның мәдәниятен, йола һәм гадәтләрен гаиләмә, балаларыма бирүгә комачауламый.

Бәлки нәкъ менә шундый карашы аркасында ул тормышын Юлия белән бәйләргә булгандыр да.

– Безне уртак танышлар таныштырды, – диде Юлия Ырмак белән танышу тарихын искә алып. –  Мин үзем – Татарстаннан, Яшел Үзәннән. Катнаш гаиләдә туып-үстем. Әтием – рус, әнием – татар. Башта әти-әнием Ырмакны ничек кабул итәр икән, дигән курку һәм шикләнү бар иде. Ләкин аның белән танышкач, сайлаган ярымның өлкәннәргә карата булган хөрмәтен, уңай мөнәсәбәтен күргәч, шунда ук фатиха бирделәр.

Юлия әйтүенчә, төрекләрнең башкалардан аерылып торган сыйфатлары: өлкәннәргә, балаларга һәм хатын-кызларга булган хөрмәте.

– Ырмакның әтисе яшьли вафат булу сәбәпле, ул гаиләдәге өч энесе өчен абруйлы кеше. Аңа хөрмәт бик зур. Моннан тыш, төрекләр – бик бердәм һәм кунакчыл милләт. Тырыш, уңган булуларын да әйтми булдыра алмыйм. Алар гаиләләре иминлеге өчен көн-төн эшләргә риза. Боларга гадел һәм җаваплы булуларын да өстәргә кирәк, – ди ул.

«Тел белүләре мөһим»  

Гаиләдә ике төрле менталитет булса да, төп кагыйдәләр Ырмак күзлегеннән карап кабул ителгән.

– Без икебез дә гап-гади, урта хәлле гаиләдән. Ә инде бергәләп күтәрелү, матур тормыш кору безнең максатыбыз иде. Һәм без моңа ирешә алдык. Ләкин шул ук вакытта баштагы елларда икебезнең ике төрле менталитеты уртак тормышта үзен еш сиздерде.  Әле аңа, әле миңа баш бирергә туры килде. Хәзер инде без алтын урталыкны таптык дип әйтә алам. Кайдадыр ул – миңа, кайдадыр мин аңа җайлаштым. Безнең гаиләдә, һичшиксез, ирем – баш. Балаларның да төрекчә бик әйбәт белүләрендә әтиләренең роле зур. Моннан тыш, алар татарча, русча һәм инглизчә иркен аралашалар. Азнакайда яшәгәч, татар телен дә белүләре кирәк, чөнки биредә бөтен кеше татарча сөйләшә. Һәм бу безгә бик ошый, – ди Юлия Каракылыч.

Балаларына исем сайлаганда да барысын да исәпкә алырга туры килгән.

– Мин балаларыма бары тик төрек исемнәре генә бирергә теләдем, ләкин шул ук вакытта аларның башка кешеләргә әйтергә уңайлы булуын да истә тоттым. Ничек кенә булса да, без бит Татарстанда, күп төрле милләт вәкилләре арасында яшибез. Шуны истә тотып, олы кызыбызга Алейна, икенчесенә Сафия, өченчесенә Элифнур дигән исемнәр бирдек, – ди гаилә башлыгы.

Тел саклау кебек зур миссияне дә Ырмак бик лаеклы башкара дип аңладык. Кызлар белән шөгыльләнү – аның җаваплыгында.

– Әйе, мин үзем өйдә булганда, балалар белән төрекчә генә аралашам. Кызларыбызның үз туган телләрен белүләре минем өчен мөһим. Көндәлек тормышта төрекчә, татарча һәм русча аралашсалар да, 6 яшькә кадәр төрек теле белән ныклап торып шөгыльләнмәдем. Чөнки телләренең акцентларсыз, чиста ачылуын теләдем. Бары тик 6 яшьләре тулып узгач кына, төрек дәресләре бирә башладым. Балаларыбыз – төрек һәм алар моның белән чынлап торып горурлана, – ди Ырмак.

– Билгеле бер милләт вәкиле булу – телне генә белү дигән сүз түгел ул, – дип ассызыклады Юлия. – Бу турыда олы кызыбыз белән еш сөйләшәбез. Аларга төрекләрнең мәдәнияте, менталитеты, бәйрәмнәре дә кызыклы.

Әйтергә кирәк, Юлия белән Ырмакның кызлары бик актив. Җырлыйлар, бииләр, күптөрле республика һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре. Әлеге вакытта өлкән кызлары Казанның 4 нче гимназиясендә белем ала, төпчекләре Элифнурга – 8 яшь.

Елау – бәхеткә

Ырмак белән Юлиянең туйлары гап-гади, ягъни без күреп белгәнчә заманча узган. Өч көн ашап-эчеп, җырлап-биеп бәйрәм итү дә булмаган аларда. Хәер, Ырмак әйтүенчә, хәзер инде Төркиядә дә йолалар кечкенә авылларда гына сакланып калган.

– Безнең чын төрек туйларында катнашканыбыз булды. Аларда «кына киче» дигән йола башкарыла. Бу кичне кәләшнең кулларын кына белән бизиләр һәм янында күңелсез, елата торган җырлар җырлыйлар. Ара-тирә кәләшнең елау-еламавын да тикшерәләр. Бу кичне кыз бала никадәр күбрәк еласа, шуның кадәрле бәхетле булачак, дигән ышану бар, – ди Юлия.

Төркиягә Ырмакның туганнарына кунакка баргач, андагы яшәү рәвешен күзәтергә, төрекләр белән аралашырга ярата Юлия.

– Төрек хатыны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бик күп бизәнгечләр тагып йөри. Аш-су бүлмәсендә камыр изгәндә дә кулларындагы алтын беләзекләрен салмый алар. Туй алдыннан ике як гаилә, кара-каршы утырып, яшьләргә нинди бүләк бирәсен хәл итә. Мәсәлән, кияү кәләшкә билгеле бер күләмдә алтын бүләк итсә, кәләш ягы яшьләрнең йортына җиһазлар алып бирә. Гаилә таркалган очракта исә, хатын-кыз үзе белән бүләккә бирелгән барлык алтын эшләнмәләрне алып китә ала. Ә мин үзем алтын әйберләр тагарга яратмыйм, шуңа күрә Ырмактан сораганым да юк, – дип елмая Юлия.

Каракылыч гаиләсеннән икехатынлылык кебек күренеш турында да кызыксындык.

– Безнең нәселдә андый нәрсә юк. Шуңа күрә минем бу хакта уйлап та караганым юк, – дип җавап бирде Ырмак. – Кызларымны да бары тик төрек милләтеннән генә булган кешеләргә кияүгә бирү теләгем юк. Иң мөһиме яхшы һәм динле кеше булсыннар.

Уртак казна

Төрекләрнең бик матур бер гадәтләре бар икән. Ул изге рамазан ае узгач башкарыла.

– Бу йола мине таң калдырды, – ди Юлия. – Ел саен рамазан ае узуга, туганнар җыелыша. Шундый бер чарада минем дә катнашканым булды. Ул вакытта Ырмакның әнисе ягыннан гына да йөзләп кеше җыелган иде. Күрешү, аралашу, яңа туганнар белән танышу  булды ул. Барлык туганнар арасында иң өлкән, авторитетлы өч абый бар. Алар үз исемнәренә банкта махсус счет ачалар. Һәм һәр ел саен менә шундый туганнар очрашуында кем никадәрле булдыра, шуның кадәрле акчаны абыйларга бирә. Һәм әлеге акча махсус счетка салына. Әгәр нәселдәге берәр кешегә, яки гаиләгә бәла-каза килә, яки җитди авырулар белән авырый башлыйлар икән, яки туйлар уздырырга мөмкинлекләре җитеп бетми икән, җыелган акча шушы кешегә ярдәм йөзеннән бирелә. Әйтик, Төркиядәге бик көчле җир тетрәү вакытында Ырмакның туганнары да зур зыян күрде. Счеттагы акча әлеге гаиләләргә ярдәм итүгә тотылды. Ул фаҗига вакытында туганлык көчләре аеруча нык сизелде.

Күркәм гадәтләр  

Өлкән яшьтәге әти-әниләр бервакытта да ялгызлары гына яшәми. Аларны яки балалары үз яннарына алып китә, яки берәр баласының гаиләсе өлкәннәр янына күченә.

***

Төркиянең зур булмаган шәһәрләрендә яшәүчеләр бер-берләрен яхшы белә. Әгәр кем дә булса бакыйлыкка күчсә, җеназага дәшеп, мәчетләрдән азан яңгырый. Моннан тыш, мәрхүмне озатырга җыелган халыкны хәлвә белән сыйлау гадәте бар.

****

Баланы сөннәткә утырткан көнне туганнарны җыеп, зур бәйрәм – сөннәт туе ясыйлар. Малайны матур итеп киендерәләр, Моның өчен махсус кием сатып алына яки тегелә. Кунаклар исә күп бүләкләр белән килә.

Милли ризык: долма  

Төрекләр дөге, кузаклы үсемлекләр яратып куллана. Ә менә бәрәңгене бик сирәк ашыйлар. Шулай да төрек хатыннарының иң яратып әзерли торган ризыклары – долма. Юлия ханым аны пешерү серләре белән бүлеште.

Зур булмаган кәстрүл төбенә бераз май салабыз, аның өстенә долманы (ит һәм дөгене виноград яфрагына төреп ясала) тыгызлап урнаштырабыз. Тәменчә тозлыйбыз (тик ул күп булмаска тиеш), өстенә зәйтүн мае салырга мөмкин. Шуннан соң долма кәстрүлдә йөзеп йөрмәсен, ә яхшылап томаланып пешсен өчен, өстен тәлинкә белән бастырып куябыз да, өстенә бераз су агызабыз. Кайнап чыккач, 40 минут чамасы сүрән утта пешереп бетерәбез.

Табынга лимон согы сыгып, каймак белән бирәбез.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү