Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАҖИК

Бу юлы без таҗик гаиләсе белән таныштык. Йорт хуҗасы Мәҗит Убойдуллаев, әңгәмәгә керешкәнче үк: «Татарстан ул – безнең икенче туган йортыбыз», – дигән иде.   Болай дип әйтүе тикмәгә түгел. Беренчедән, алар Казанда инде күптән, 2006 елдан бирле яшиләр. Икенчедән, Мәҗит Насриевич башкалабыз шартларында, үзе озак еллар хыялланганча, фән кешесе булып киткән. Өченчедән, дин дә бер үк, телләр дә охшаш, татарлар янәшәсендә бик тиз үз кеше булып китәргә була. Моның өчен, әлбәттә инде, үзеңә дә тырышырга туры килә. Димәк, Убойдуллаевлар сер бирмәгәннәр.

Рәхмәттән башка сүз юк

Яшерен-батырын түгел, Таҗикстаннан килгән мигрантлар турында сүз чыкса, күп кеше  аларны я базарда сатучы, я төзелештә эшләүче итеп кенә күрә. Техник фәннәр докторы, Казан технологик фәнни-тикшеренү институтының «Конструкцияләү нигезләре һәм гамәли механика» кафедрасы профессоры Мәҗит Убойдуллаев исә бу хорафатларны төбе-тамыры белән юкка чыгара. Ул үз тырышлыгы белән зур казанышларга ирешә. Гаиләсендә дә тәртип. Балалары, оныклары туган телдә сөйләшә. Гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. Ирешкән уңышлары  күбрәк  туган җирне дә, торган җирне дә аңлап яшәгәнгә бәйледер, мөгаен.

– Без Россиядә күптән инде. Берара Уфада яшәп алган идек. Анда да безне яхшы кабул иттеләр. Әмма Татарстанда үзебезне әйбәтрәк хис итәбез. Монда башка милләт кешеләренә дә, чит илләрдән килгәннәргә дә игътибар бик зур. Халыклар дуслыгы йорты – безнең кебекләр өчен үзе бер җылы оя кебек. Һәр милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырту, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен әйтеп бетермәслек шартлар тудырылган.  Балаларны туган телгә өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре эшләп тора. Нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрелми. Үзебез дә еш булабыз. Иң мөһиме, авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, проблемалар килеп туса, бергәләп хәл итәбез. Чит җирләрдә ялгыз калу бик авыр булыр иде. Бу җәһәттән Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәттән башка сүзебез юк.

Исфара балалары

Убойдуллаевлар гаиләсендә туып-үскән балалар нәкъ менә Казанда олы юлга аяк басканнар: һөнәрле дә булганнар, тормыш та корганнар. Әти-әниләре белән йорт та төзеп чыкканнар. Хәзер инде бу йорт – алар өчен төп нигез, бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп тора. Оныклар сигезәү. Өлкән кызлары Сәрвәрхон – өч бала, уллары Оразхон – ике, уртанчы кызлары Зевархон – бер, кече кызлары Мәдинә гаиләләре белән ике бала үстерә.

Таҗикстан Республикасының төньягында, Фирганә үзәнлегендә Исфара дип аталган шахтерлар шәһәре бар. Мәҗит әфәнде хәләл җефете Сайера ханым белән шунда туып-үскән.

– Әти-әнием бик гади кешеләр иде, – дип сөйли ул. – Әтием башта шахтада эшләде, аннан автоколоннада ГАЗ-53 машинасын йөртте. Әни йорт тирәсендә кайнашты. Безнең балачак Советлар Союзы вакытына туры килде бит. Бик матур булып хәтердә калган.  Телефоннар юк иде. Без хәтта телевизор да карамадык. Өйдәгеләр рөхсәт итмәде. Буш вакыт булуга, гел китап укыдык. Мин хәзер аңлыйм: бу күпкә файдалырак булгандыр. Чөнки фильмнарда сурәтләр карап утырасың. Ә китап укыганда фантазияңне эшкә җигәсең. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты?» китабын укыгач, нинди хисләр кичергәнем әле дә исемдә. Бүгенге таҗик әдәбиятына нигез салучы классик Садриддин Айниның бар булган әсәрләрен укып чыктым. Мәктәпне тәмамлагач, СССР Вузлар министрлыгы карары нигезендә Ленинград инженер-төзелеш институтына укырга кердем. Диплом алгач, Таҗикстанга кайтырга тиеш идем. Шулай итеп, Дүшәнбе шәһәрендәге Политехник институтында укыта башладым.

Гореф-гадәтләрне саклыйбыз

Килен-кияүләре барысы да таҗик милләтеннән икәнлеген белгәч, башта гаҗәпләнеп тә куйган идем. Казанда тормыш кордылар, ди бит. Ничек табып бетермәк кирәк? Шул хакта сорау биргәч, Мәҗит Насриевич: «Без бит гореф-гадәтләрне бик тә саклыйбыз. Туйларны Таҗикстанга кайтып уздырдык. Килен-кияүләрне дә шунда таптык. Элек-электән килгән гадәтләр дәвам итә әле бездә. Балаларның кемгә өйләнергә, кемгә кияүгә чыгарга тиешлеген әти-әниләр хәл итә. Ир балалар кайчагында үз фикерләрен әйтергә җөрьәт итсәләр дә, кызларга бу хокук бирелмәгән. Ата-аналар үзара сөйләшәләр, балаларга алар сүзеннән чыгарга ярамый. Ничек кенә булмасын, без аларга начарлык теләмибез бит инде.

– Ә мәхәббәт? – дигән сорау биргәч, Мәҗит Насриевич елмаеп кына куйды. Һәрхәлдә, аларның гаиләсендә аерылышулар булмаган. Димәк, әти-әниләр белеп сайлаганнар.

Мәҗит белән Сайераның үз  язмышлары да шундый булган.  

– Дөрес, без бер-беребезне белә идек. Бер мәктәптә укыдык. Ул миннән 7 яшькә кечерәк иде. Әнисе бик актив кеше, мәктәп директоры иде. Хәзер дә хәйрия эшләре белән шөгыльләнә әле.

Туебыз 8 март көнне булды. Бездә бит мондый зур бәйрәмнәр урамда уза, чөнки бик күп кунаклар килә. Монысы да – үзенә күрә элек-электән килгән гореф-гадәт. «Әйдә, кичереп торыйк», – дигән сүземә колак та салмадылар. Сайераның әнисе туйны мәктәпнең актлар залында оештырды. Әле дә хәтерлим: машина белән килеп туктадык, ике якта халык тезелгән, актлар залы да туп-тулы. Традициягә бик үк туры килеп бетмәде, әмма чып-чын комсомол туе кебек булды ул. Дүшәнбедән дусларым, хезмәттәшләрем дә кайткан иде.

Фән кешесе

Убойдуллаевларда гаиләнең иң зур казанышы дип хуҗа кешенең докторлык диссертациясен саныйлар. Ул аны 2022 елның февраль аенда яклаган һәм бу эшне гаиләнең уртак хезмәт җимеше дип саный. Эшләргә шартлар тудырып, йорт мәшәкатьләрен дә, балалар үстерүне дә үз өстенә алган хәләленә аеруча рәхмәтле ул. Дүрт бала белән тулай торакның ике бүлмәсендә яшәгәндә, хуҗа кеше берсендә фәнни эш белән шөгыльләнгән, ә икенчесендә Сайера ханым дүрт бала белән тормыш алып барган. Фән кешесенең хезмәт хакы әллә ни түгел. Шуңа күрә аңа, базарга чыгып, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнергә туры килгән. Балалары әле дә: «Әти өстәл янында утырганда безне ишетми дә иде. Без балачакта бу хәлдән җайлы гына файдаландык. Берәр нәрсә сорыйбыз да, ул, уйламый-нитми генә, ярар, дип җавап бирә. Соңыннан исә, ник болай эшләдегез, дип аптырый иде», – дип искә төшерәләр. Гаиләсе тарафыннан үзенә булган мондый мөнәсәбәтне дә ул Көнчыгыш халыкларының традицияләренә бәйли.

Фән өлкәсенә юллар урау була. 1986 елда Мәҗит, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Дүшәнбедән Исфарага кайтып китә. Башкарма комитетта эшли. Әмма күңеленә тынычлык таба алмый. Фән белән шөгыльләнәсе килә аның. Ленинградта үз белгече буенча аспирантура ачылачагын ишеткәч, шунда юл ала. Әмма квоталар җирле халык өчен генә була. Тукталып калмый. Йөри торгач, теләгенә ирешә. Өч ел эчендә кандидатлык диссертациясен яклый. Темасы да үзе өчен бик кызыклы була: «Төзелеш конструкцияләрен көчәйтү». Кире Дүшәнбегә кайтып, баш-аягы белән фән эшенә чумарга дигән теләк кенә барып чыкмый. Гражданнар сугышы комачаулый. Бердәнбер көнне алар, атышларга түзә алмыйча, иң кирәкле әйберләрен генә җыеп, Исфарага юл тоталар. Шулай итеп, фән белән шөгыльләнергә бөтенләй мөмкинлек калмый. Ничек булса да, Россиягә китәргә кирәк, дигән уй шунда килә. Башта Уфага китеп, Башкортстан дәүләт университетында укыта башлый. Әмма бу да фәнни-тикшеренү эшләре булмый әле. Нәкъ шул вакытта туганнары Казанга күченә, Сайераның да алар янына китәсе килә.

– Казанга килгәч, иң беренче эш итеп инженер-төзелеш институтының металл конструкцияләр кафедрасына юл тоттым. Ул вакытта аның җитәкчесе профессор Иван Кузнецов иде. Документларымны күрсәттем, – дип искә ала Мәҗит. – «Бездә урын юк шул. Башка кафедраларга барып карыйк әле. Бәлки табылыр», – дип, мине Казан вузлары буенча җитәкләп диярлек йөртте. Шулай итеп, бер айдан Казан технологик фәнни-тикшеренү институтында урын барлыгы ачыкланды. Шунда мин кафедра мөдире Мурат Сираҗетдинов белән таныштым. Без фән өлкәсендә аның белән фикердәшләр булып чыктык. Бик күп эшләр эшләнде.

Сагыну

Бүген Мәҗит Насриевичның барлык туганнары да (алар биш бала үскәннәр) Россиядә, күбесе – Казанда. Аралашып яшиләр.

– Хәтта минем әтием дә монда җирләнгән, – ди ул. – Ул ел саен 2–3 ай кунак булып китә иде. Берсендә бик каты авырып китте. Саклап кала алмадык…

Казан – бик якын, безне сыендырган шәһәр. Әмма ничек кенә булмасын, туган җир сагындыра, әлбәттә. Ел саен бер тапкыр булса да кайтып килергә җай табабыз. Бабаларыбыз каны тамган тарихи җирләребезне оныклар да белеп, күреп калсын дип тырышабыз. Анда туганнарыбыз яши әле. Димәк, туган туфракның табигатенә хозурланып, татлы суларын эчеп, саф һавасын сулап кайтырга мөмкинлек тә бар дигән сүз. Гүзәл булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка гына әйтмиләр бит инде.

САДА БӘЙРӘМЕ

Таҗиклар  гыйнвар ахырында Сада яки Иди Сада дип аталган зур бәйрәм үткәрәләр. Ул борынгы заманнардан килгән. Дөрес, бу бәйрәм билгеле бер вакыт онытылып торган. Әмма ул хәзер бик популяр.

Бәйрәм беренче чиратта утка бәйле. Шулай ук аны Кояшны олылауга бәйлиләр. Шуңа күрә дә бу көнне учак ягалар. Ут никадәр көчлерәк булса һәм югарырак үрмәләсә, ул елны уңыш шулкадәр мулрак була дигән ырым да бар. Бәйрәмнең исеме «сад» сүзеннән алынган. Ул фарсы һәм таҗик телендә «йөз» дигәнне аңлата. Бу сан җәйдән соң  Нәүрүзгә кадәр ничә көн калганын белдерә.

Сада Кышны озату бәйрәменә дә охшаган. Борынгы заманда нәкъ шул көнне салкыннар белән хушлашып, язны каршылаганнар. Учак ягып, һаваны җылыта алуларына шатланганнар.  Ул шулай ук җир эшләренә бәйле. Бүген Таҗикстанда бу көнне гадәттә ярминкәләр уздыралар. Шушы көннән башлап, игенчеләр орлыклар һәм җир эшкәртү өчен җиһазлар, җирнең үзен чәчүгә әзерли башлыйлар.

ДАЛДА

Сада бәйрәменең иң төп сые – далда. Аны өч сәгать буена төелгән бодайдан, бәрәннең баш-аякларыннан, фасольдән әзерлиләр.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү