Һава температурасы нинди булганда балалар мәктәпкә бармаска мөмкин? – министрлык аңлатмасы

Синоптиклар мәгълүматларына караганда. республикага зыкы суыклар якынлаша.

Кичә Татарстанда, кинәт суыту сәбәпле. кисәтү игълан ителде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шуны истә тотып, ничә градуста мәктәптә дәресләрнең кичектерелергә мөмкин икәнен аңлатты.

Шулай итеп, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укучыларга температура -23 градуска кадәр төшкән очракта дәрескә бармау рөхсәт ителә. Ә шәһәр мәктәпләрендә – башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендә – 5-9 сыйныфларда укучылар -25 градус суыкта гыйлем йортына бармаска мөмкин.

Термометрның терекөмеш баганасы -27 градуска кадәр төшсә, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфында укучылар өйләрендә кала.

Инде килеп, -30 градуска кадәр суыткан очракта, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары да дәресләрдән азат ителә. Шәһәр мәктәпләрендә исә өлкән сыйныф укучылары -32 градус суыкта гына мәктәпкә бармый.


Фикер өстәү