Мәктәпләрдә кышкы каникул язгысы хисабына озайтыла

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул, язгы каникул хисабына, рәсми төстә ике көнгә озайтыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

“Кинәт суыту һәм көчле суыклар башлану сәбәпле, Татарстанның күп мәктәпләрендә кышкы каникул язгы каникул хисабына ике көнгә озатйла”, – диелгән Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: шәһәр мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин:
• башлангыч сыйныфларда – һава температурасы -25 градус булганда;
• 5-9 сыйныфларда – минус 27 градус;
• 10-11 сыйныфларда – минус 32 градус булганда.
Авыл мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми:
• башлангыч сыйныфларда – һава температурасы минус 23 градус булганда;
• 5-9 сыйныфларда – минус 27 градус;
• 10-11 сыйныфларда – минус 30 градус булганда.

Шул ук вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы минус 25 градуска һәм аннан күбрәккә төшкән очракта, балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә мәктәп автобусларында йөртүне туктатып торырга киңәш итә.


Фикер өстәү