«Иң салкын кыш 1978 елда булды, быел да салкын булачак»

Профессор Юрий Переведенцев әнә шулай ди. Дөрес, фаразлар белән артык мавыкмаска киңәш итә. Һава торышы да, климат та заманасы кебек тотрыксызга әверелде. Галим фикеренчә, халык сынамышлары да яртылаш кына чынга аша башлаган.

– Элек дини бәйрәмнәр вакытында суыклар була иде. Хәзер алар да юк. Бу сынамышлар 65 процентка гына эшли башлады. Узган ел сентябрь аенда ук кар төшсә, быел без аны 10 ноябрьдә күзәттек. Беренче карның 29 декабрьдә дә төшкәне бар. 1982 елда булды андый хәл, – ди КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. – Узган ел бу вакытта мондый салкыннар юк иде әле. Иң салкын кыш ае 1978 елның 31 декабрендә күзәтелгән. Ул чакта һава температурасы 47 градус салкынны күрсәткән. 1941–1942 елларда да кыш салкын килә. Ул чакта да салкынлык 44–46 градуска җиткән була. Быел да салкын булачак. Әмма моның кадәр үк суыклар көтелми. Бу безгә кирәк тә түгел. Салкыннар кешеләргә дә начар йогынты ясый, икътисадка да зыян сала, – ди профессор.
Бу урында «ВТ»ның дусты, Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевнең әйткәннәре искә төште. Ничә мәртәбә шалтыратсаң да, ул явым-төшемнең аз булуы, җирнең кышка коры керүенә борчыла. Аның әйтүенчә, бездә инде алты ел рәттән коры көз күзәтелгән.
– Кыш көне кар яуса да, җәйге яңгырлар кимеде. 2020 елның тугыз ае бөтен Җир шарында җылы булып тарихка кереп калды. Көзгә дым җитмәде. Бүген 6 сантиметр кар ятса, бик яхшы булыр иде, – ди КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. – Быел «әбиләр чуагы» да озак барды. Шунлыктан сентябрь җылы һәм коры торды. Әмма «әбиләр чуагы»ның бер айдан артык булган вакыт да теркәлгән. 1974 елда булган бу хәл. 30 ел саен без һава торышына нәтиҗә чыгарабыз. Ел ахырына республика климатына йомгак ясалачак.
Ныклап кар кайчан явар? Белгечләр бу сорауга җавап бирергә икеләнсә дә, атна ахырында һава торышы үзгәрәчәк, диләр.
– Декабрьдә һава торышы нормада булыр дип көтелә. Температура уртача алганда 8–9 градус тирәсе салкын булачак. Гольфстрим агымы үз позицияләрен үзгәртми, ул актив булса, Төньяк Атлантика безгә һәрвакыт циклоннарын җибәрәчәк. Декабрь иң салкын ай булмас, иң салкын ай гыйнвар булырга мөмкин. Гыйнварда һава температурасы норма чигендә йә түбәнрәк тә булыр. Температура уртача –11… –12 тирәсе булыр дигән фараз бар. Февраль – март җылы булачак, – ди профессор.
Ә менә быел күңел көткән балачактагы кар таулары булырмы? Монысына төгәл җавап ишетелмәсә дә, кыш айларында салкыны да, җылысы да, бозлавыгы да, бураны да булыр дип ышандырдылар.
Халык синоптигы исә салкын кыш киләчәк дип вәгъдә бирә.
– Быел кыш бик тиз килде. Әмма табигать кышка әзерләнеп бетмәгән иде. Суыклар 3–4 көн торыр дигән фаразым бар. Аннары тагын бераз җылытып алачак. Шуннан соң агачларның «сары суы чыгарасы» бар әле. Җылытыр алдыннан кар явар дип көтәм. Шуның белән туфракка бераз дым керер дип уйлыйм, – ди Әмир Шәрәфиев.
Тимур Әүхәдиев исә халыкны тирә-яктагы матурлыкка карап хозурланырга чакырды.
– Кинәт салкынайту аркасында су өстендә бик матур кристалл формалар барлыкка килде. Елгаларда «чәчәк»ләр ясалды. Бу су температурасының җылы, урамда салкын булуына бәйле, – ди ул. – Быел коронавирус аркасында һава чистарды. Табигатьнең матур якларын күреп, сокланып калыйк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү