Халык синоптигы: «Матур көннәр алда әле»

Кичә беренче кырау төште. Матур, кояшлы көннәргә өметләнеп,  бакчадагы уңышны җыеп алмаган, өстенә капламаган кешеләр шактый икән әле. Халык синоптигы –  Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче 82 яшьлек  Салих Шәрипов әйтүенчә, кырау төшәсе алдан билгеле булган.

– Әле бу кырау каты булмады. Тагын төшәчәк әле ул. Көзен яңгыр яугач, берәр көн аяз тора икән, кырау төшәсен көт тә тор! Халык яшелчәсен урнаштырсын иде инде. Әле үзем һава торышын күзәтеп барсам да, виноградымны җыймаган идем. Иртән торып чыксам, яфракларына суккан. Шуны җыям, – диде ул. – Күп еллар күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: быелгы ел 2011гә ошады. Аннары кыш белән җәй чагышып килде. Аеруча буран булган көнне яңгыр яуды. Әлегә бездә  яңгырлар туктап торачак. Сентябрьнең калган көннәрендә һава торышы начар булмас. Матур көннәр алда әле. Ай урталарында әбиләр чуагы булыр дип көтәм. Бәрәңге алмаган кешеләр борчылмасын – әле ул өлгереп кенә ята.

Арчада яшәүче Ләйлә Гарипованың җаны тыныч. Кырау төшәр дип, бакчасындагы яшелчәләрен алдан җыеп алган.

– Помидор, борыч, кыярны, кыраудан куркып, махсус теплицага утыртам мин. Быел да шулай иттем.  Әле дә уңыш бирәләр.  Бакчада кишер белән чөгендер генә калды. Аларга кырау төшәр дип куркасы юк. Әле без бәрәңгене дә алмадык. Октябрьдә дә матур көннәр була дип ишеттем. Шуны көтәбез, – ди ул. – Бездә сентябрь башында яңгырлар явып алды. Көзге яңгырны яратмыйм мин, кәефне генә төшерә.

Аның каравы көзге яңгырны авыл хуҗалыгында эшләүчеләр көтә. Лаеш районында яшәүче агроном Фираят Гатауллин, бу яңгыр бик файдалы булды, ди.

– Авыл хуҗалыгы өчен яңгыр бик тә кирәк. Быелгы ел коры булды. Көрәк алып, 1 метрдан артык җирне казып карадым. Бер тамчы дым юк. Ә бит көздән чәчелгән бөртеклеләр бар. Аларга нәкъ шушы яңгыр кирәк иде. Кышка кергәнче, тишелеп чыгып, өч яфрак җибәрергә тиеш алар. Әгәр көздән тишелми икән, яз көне бернигә дә өметләнеп булмый. Хезмәт бушка китте дигән сүз бу. Кышкы сортларга кырау тими. Алар 18 градус салкынга чыдам, – ди Фираят абый. –  Кырау төшәр төсле түгел иде. Әле хатыным орлыкларны җыеп алырга җыенгач та, тими тор, дип туктаткан идем. Иртән чыксак, кырау үз эшен эшләп куйган. Яфраклары бөрешеп беткән.

Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Лилия Мусина да кабакларын кызгана:

– Бер елны бәрәңгебезгә дә кырау төшкән иде. Быел аны көннәр матур торганда, августта ук алып бетердек. Уңыш начар түгел. Безнең якта яңгырлар яугалады шул. Иртән бакчага чыксам, күп кенә чәчәкләремә дә зыян килгән. Малларга ашатырбыз дип, кабакны мулдан утырткан идек. Аларны да кырау суккан. Әле октябрьләргә кадәр үскән булырлар иде. Көз үзенекен итә инде ул. Һаман җәй булып тормас. Быел болай да һава торышы гел яхшы булды. Без теләгәнчә генә булмый – һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

Балтач якларында бәрәңге алуның үз вакыты бар икән. Куныр авылында гомер итүче Гөлназ Шакирҗанова да шулай ди.

–  Бездә кырау төшсә дә, төшмәсә дә, бәрәңгене алуның үз вакыты бар. Берәү дә алдан алмый. Элек әбиләр «симәнә көнне» аласы дип әйтә иде. Ул 13 сентябрьгә туры килә. Бу көнне бер чиләк бәрәңге алып кереп, базга саласың. Аннары инде башка көннәрне бәрәңгене алырга тотынасың. Арбор авылы халкы иң соңгылардан гына бәрәңгегә тотына. Безнең авылда кеше ала башлады инде. Кырау төшәсен дә алдан белдек. Август ахырына яшелчәләрне тышкы бакчада бик калдырмаска тырышабыз. Яңгырлар кызык итеп ява бездә. Сибәли башлый да орып китә. Аннары күп тә үтми, артыннан аяза, салават күпере чыга. Аны күзәтү дә бик күңелле. Шуңа да ямьсез, юеш  көннәр дип зарланып булмый.

Көннәр җылытырмы? Бу сорауны КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевкә бирдек.

–    Хәзерге вакытта  республикадагы һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төньяк-көнбатыш атмосфера агымнары Татарстанга төньяк киңлекләрдән салкын һава алып килә.  Бездә йә җылы җилләр исә, йә салкынайтып җибәрә. Кырау да төште, – ди ул.– Пәнҗешәмбе көнне әле тагын яңгыр көтелә. Аннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Бу атна ахыры һәм киләсе атна башында көннәр җылы торачак. Яңгырларга килгәндә, безгә әле дә дым җитми. Сентябрь аенда 52 мм яңгыр төшәргә тиеш. Дөрес, бездә инде 16 мм явым-төшем булды. Бөтенләй яңгырлар яумый торыр дип әйтеп булмый, безнең күзәтүләргә караганда, сирәк булса да, явачак, – ди Тимур Әүхәдиев.

 Сентябрьгә халык сынамышлары

8 сентябрьдә  каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.

9 – күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.

10 –  чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

11– торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

12 –  пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.

13 –  көньяктан искән җил солы уңышының мул булуы турында сөйли.

14 – кояш кызарып баеса, көннәр суыта.

15 –  кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.

16 –  иртән томан төшсә, коры, аяз көннәргә ишарә.

17 – иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.

18 –  урманда миләш әз икән, октябрь коры, күп булса – елак килер.

19 –  иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.

20 –  чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга язгы сабан культуралары, борчак һәм кыяр уңар.

21 – куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.

22 –  черкиләр күренсә, кыш җылы килер.

23 –  гөмбә күп икән, кар әз булыр яки киресенчә.

24 –  кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә, кыш суык булыр.

25 – җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.

26 –  көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.

27 –  көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.

28 –  торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.

29 – җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.

30 –  торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү