Син сора, белгеч әйтер
– Велосипед сайлаганда, иң беренче чиратта аның ни өчен кирәклеген ачыкларга кирәк. Без сатып алучыдан башта шуны сорыйбыз. Ни өчен дигәндә, сәпидләрнең берничә төре бар. Әйтик, тауга менә, олы юлдан йөри торганы, җыелмалысы, шәһәр җире өчен ясалганы. Әлбәттә, балалар, яшьләр, олыларның – үз велосипеды. Гәүдә авырлыгы зур булганнар да үзенекен таба ала. Дөрес сайламау аркасында мәшәкатькә әйләнмәсен өчен, боларга игътибар бирү сорала. Интернет-кибетләрдә исә товарны тикшереп, йөреп карау мөмкинлеге юк. Ә бездә хәтта урамга чыгып та тәгәрмәчне әйләндереп карый аласың. Кибетебездә велосипедның 300 дән артык төре бар, – ди әлеге эштә сигез ел тәҗрибәсе булган Алмаз.
Соңгы вакытта әти-әниләр электросамокат, электроскутер ише техникага әллә ни кызыкмый башлаган. Алар балаларының сәламәтлеген беренче урынга куя. Әмма сатып алучысы барыбер җитәрлек.
– Бездә электротехника да күп. Ләкин алар янәшәсендә сәпидләр үз урынын югалтмый. Кеше, киресенчә, спортка тартыла, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Әти-әни үзенә сайлаганда, балаларына да сатып ала. Бер килгәндә, бишәрне алып китүчеләр дә очрый. Көнгә уртача 25 велосипед сатыла. Күбрәк кечкенәләрдән башлап 14 яшькә кадәргеләр өчен алалар. Әйбәтләре уртача 20 мең сум тора, – ди Балтач егете Алмаз.

Заманча велосипед нинди ул?
Замана белән бергә техникасы да үзгәрә. Бүгенгеләрендә йөрү уңайлы да, рәхәт тә. Тизлеген дә көйлисең, утыргычын да үзеңә җайлаштырасың. Әмма иминлек турында да онытырга ярамый. Тиз йөргәч, тормоз системасы да мөһим. Хәзергеләре тәгәрмәчнең дискына куелган. Бу туктату өчен җайлы. Ә гидравлик тормозлар тагын да яхшырак.
Киң тәгәрмәчле фэтбайкларны беренче күрүебез. Бу – башкалардан аерылып торасы килгәннәр өчен иң кәттәсе. Тәгәрмәчләр тигез булмаган юлларны, сикертмәләрне җиңел үтә. Аларга комлы яки карлы юллар да комачауламый.
Бу урында сатучы егет безне велосипедларның төрләре белән дә таныштырып үтте. Тау сәпиде – иң күп сатылганы. Аның белән тигез булмаган җирләрне дә урап үтеп була. Тәгәрмәче калын. Ә менә «олы юлга чыгу өчен» дип җитештерелгәне, киресенчә, юкарак итеп ясалган. Шәһәр җирендә йөри торганы уңайлы булуы белән аерылып тора. Җыелмалысын теләсә кайсы транспортка кертергә мөмкин. Өч тәгәрмәчле, әти-әниләр өчен тоткычы булган электр сәпиде – монысы әле яңалык. Бала йокыга киткәндә, арбаны яткызып та була. Әби-бабайлар өчен шулай ук өч тәгәрмәчлесен тәкъдим итәләр. Кайчандыр сәпидтән егылып, утырырга куркып калучылар өчен дә махсус техника бар. Электр велосипедларны ялкаулар өчен дип уйларга кирәкми. Анда да педальне әйләндерергә кирәк.
– Сәпидләр алюминий һәм тимер кысалы (рамалы) була. Халык беренчесен күбрәк ярата. Чөнки ул җиңелрәк. Тимер ныграк, әмма авыррак. Карбон сәпидләр тагын да җиңел. Аның авырлыгы нибары – 7–8 кило, – дип сөйли Алмаз.
Ничек сайларга?
Безгә кибеттә игезәк кызларын ияртеп килгән әни, улына сәпид сайлаучы әти очрады. Балалар әле берсенә, әле икенчесенә барып тотына. Билгеле, сатучылар сүз әйтми. Бу бит сиңа аякка оекбаш сайлау гына түгел. Әнә 7 яшьлек Әмир дә сәпидле булу турында хыяллана. Без инде читтән генә менеджер егетнең сатып алучылар белән эшләвен күзәттек.
– Иң мөһиме – бала үзе утырып төшәргә тиеш. Әти-әнисе булышмыйча, иң зурыннан төшә ала икән, бу аның буена туры килә дигән сүз, – дип аңлатты ул әти кешегә. – Балалар өчен сәпидләрнең тизлеклесе һәм тизлексезләре дә бар. Тимере дә, алюминие да. Балалар башта педальне әйләндергәндә системаны аңлап бетерми. Рәтенә төшенгәч, тәгәрмәчне яртылаш кына түгел, тулысынча әйләндерә башлый. Әмма хәзерге сәпидләрдә тормозга аяк белән басарга кирәкми. Кул белән басып та туктатып була.
Велосипед сайлаганда икенче төп кагыйдә – аны буйга карап сайлау. Белгеч аңлатуынча, монда инде күчәрдән утыргычка кадәрге арага һәм тәгәрмәчнең диаметрына игътибар бирелә.
– Шигегез бар икән, велосипедның рамасына атланып карый аласыз. Тәгәрмәчкә килгәндә, аның үз үлчәмнәре. Мәсәлән, 24 нче тәгәрмәч буе 140–160 сантимерлы кешегә туры килә. Ә 26 нчысын буе 160–180 сантиметр булганнарга тәкъдим итәбез. Без инде кешегә карау белән кемгә ниндие туры килүен шундук әйтә алабыз, – ди Алмаз Һадиев.
Миннән китте, иясенә барып җитте түгел. Товарны сатып алучыга юл кагыйдәләрен дә аңлаталар. Монысы хәзер әти-әниләрне иң борчыганы.
– Сәпид юлларында, махсус тротуарда йөрсәгез әйбәтрәк. Утыргач, тормозның тоту-тотмавын тикшереп чыгарга кирәк. Шуннан соң гына юлга чыксагыз була, – ди әңгәмәдәшем. – Электр велосипеды, скутер, самокатлар алганда аеруча игътибарлы булыгыз. Ни өчен дигәндә, техника егәрлекле. Тизлекне арттырып уйнарга кирәкми. Шунысы яхшы: тизлекне чикләп тә була. Хәзерге электротехниканы махсус паспорт белән сатабыз. Яше тулмаганнарга юлга чыгарга рөхсәт ителми. Боларны истән чыгармасагыз иде. Ә яхшы сәпидләр кирәк булса, Оренбург тракты, 160 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез