Микән / икән

Татар телендә иң еш очрый торган хаталарның берсе – «икән» белән «микән»не бутау. Аны диалекталь үзенчәлек дип санаучылар да бар. Халык теленә ничек кереп урнашса да, алай итеп сөйләшергә ничек кенә яратсак та, бу хата булудан туктамый, чөнки ул мантыйкка (логикага) каршы килә.

Беренчедән, болар икесе ике сүз төркеменә карый. Икән – ярдәмче фигыль, ул хәбәрне көчәйтә яки сорауда хәбәргә сорау төсмере бирә. Микән – сорау бирергә ярдәм итә торган кисәкчә. «Микән»нең ясалышы аңлашыладыр: мы/ме + икән.

Ясалышны истә тоткан очракта, хатадан саклану җиңел. Әйдәгез, мисалларны карап үтик:
* Рәсим иртәгә кайта микән? [кайтамы икән] – дөрес
* Рәсим кайчан кайта микән? [кайчан кайтамы икән] – дөрес түгел.
Икенче мисал дөрес түгел, чөнки мондый җөмләләрдә мы/ме урынсыз.
Димәк, «микән» кисәкчәсен бары бер генә очракта кулланырга ярый: әгәр дә сорауга әйе яки юк дип җавап биреп булса. «Яңгыр микән, кар микән» тибындагы җөмләләрдә куллану дөрес була, чөнки аларда конкрет җавап (раслау яки инкарь итү) ишетә алабыз.

Бу хата күпләрдә очрый. Әмма сүзләрнең килеп чыгышына һәм логикасына игътибар итсәк, аннан әкренләп котылып була.


2 фикер

    1. Алай вакыйганың булачагын хәбәр ителә. Сорау рәвешенә китерсәк, нәкъ «Рәсим иртәгә кайта микән?» язарга булабыз.

Фикер өстәү