Газетага язылу

Бергәләп ял итәбезме? «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре ачыкланды

Казанда – «Күрше моңнары», Буада – «Дуслык күпере», Аксубайда – «Киң күңеллеләр мәйданчыгы». Татарстанда «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре ачыкланды. Халык арасында үткәрелә торган тавыш бирү исә бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бергәләп ял итәбезме, күршеләр?

Бергәләп ял итәбезме? «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре ачыкланды
Фото: leto.tatar

Ышанмаслык, әмма мөмкин хәл! Күптән түгел узган очрашуларның берсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада узган елның җәендә башланган һәм кышкы чорда да дәвам иткән «Күрше» фестивале нәтиҗәләрен әнә шулай дип бәяләде.

– Бу – чын мәгънәсендә ихлас, күңелле һәм иҗади фестиваль. Ул күршеләр арасындагы игелекле мөнәсәбәтләрне чагылдыра. «Күрше» фестиваленең беренче икесе безгә республикада яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә актив, иҗади, дөньяга уңай карашта булуын күрсәтте. Алар үз тәкъдимнәре аша тирә-юньдәгеләргә дә яхшы кәеф бүләк итәләр. Татарстанлыларның фестивальгә бәйле тәкъдимнәре бу җәйдә дә тормышка ашырылуын дәвам итәчәк. Республикада яшәүче һәркемне чын күңелдән фестивальдә катнашырга чакырабыз, – диде вице-премьер.

«Күрше» фестиваленең җәйге чорына гаризаларны 1 июньгә кадәр кабул иттеләр. Шуннан соң экспертлар комиссиясе аларны тикшереп, җиңүчеләрне ачыклады.

– Алты атна дәвамында бәйгегә республиканың барлык районнарыннан 1058 гариза кабул иттек. Шул исәптән «Күрше» фестивале кысасында – 778 проект, быел тәүге тапкыр оештырыла торган «Күрше. Мирас» юнәлеше буенча 280 проект килде. Нәтиҗәдә 57 җиңүче ачыкланды, – диде Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программасы департаменты җитәкчесе Данил Данилов.

Оештыручылар әйтүенчә, җиңүчеләрне сайлап алу барышында вакыйгаларның эчтәлегеннән тыш, команданың тәҗрибәсенә, бюджетка сыеша алу-алмауларына, халыкны җәлеп итү дәрәҗәсенә дә игътибар иткәннәр. Фестиваль кысасындагы чараларның күбесе Казанда, Чаллыда, Әлмәт һәм Биектау районнарында узачак. Республика күләмендә 200 дән артык чара үткәрергә ниятлиләр.

Билгеле булганча, фестивальнең приз фонды 40 миллион сум тәшкил итте. Физик затлар – 300 мең сумга кадәр, юридик затлар 500 мең сумга кадәр финанс ярдәм алачак. Шунысы да бар: бер генә түгел, ә өч чара үткәрергә һәм кирәкле сумманың 20 проценты күләмендәге акчаны башка чыганаклардан җәлеп итәргә кирәк. Бәйрәм нәкъ менә «Безнең ишегалды» программасы кысасында яңартылган мәйданда узарга тиеш дигән шарт юк. Төгәл мәгълүмат – күршефест.рф сайтында.

Җиңүчеләр арасында Биектаудан «Буыннарны берләштерәбез» проекты да бар. Ул районның дүрт авылында узачак биш чараны берләштерәчәк дип көтелә. Һәркайсы өчен үзгә программа әзерләгәннәр. Усад авылында, мәсәлән, төрле яшьтәгеләр арасында спорт ярышлары, шул исәптән футбол буенча турнир, Урта Алатта – зур гаилә бәйрәме, Чернышевкада Татарстанда яшәүче халыклар бәйрәме узачак.

Быел «Күрше» фестивален «мирас» төшенчәсе белән дә баеттылар.

– «Күрше. Мирас» махсус проекты республикада тәүге тапкыр узачак. Аңа карата кызыксыну без уйлаганнан да зуррак булып чыкты. Аның кысасында тәкъдим ителгән проектлар ниндидер чара үткәрүне генә түгел, ә теге яки бу җирлеккә бәйле озак вакытка исәпләнгән эшне дә күз уңында тота. Бәйгедә катнашучыларның тирәнрәк фикер йөртә башлавын күрәбез, – диде бу уңайдан Татарстан шәһәрләрен үстерү институты җитәкчесе Наилә Ногуманова.

Бу җәйдә «Күрше. Мирас»ка бәйле яңа туристик маршрутлар, районнарның дизайн-кодлары, документаль фильмнар, ачык һавадагы күргәзмәләр, күргәзмәләр һәм спектакльләр узачак дип көтелә. «Җиңүчеләрнең берсе – баланың эт белән дуслыгы аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган китап. Ул сентябрьдә дөньяга чыгачак», – дип сөйләде махсус проект кураторы Кирилл Маевский.

Быелгы фестивальнең тагын өч җиңүчесе киләсе атнада билгеле булачак. 9–14 июньдә «Күрше» фестиваленең «ВК»дагы рәсми төркемендә экспертлар тарафыннан югары бәяләнгән, әмма җиңүчеләр арасына эләкмәгән проектлар өчен халык арасында өстәмә тавыш бирү оештырылачак. 22 июньнән республика күләмендә ишегалды вакыйгалары башланачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре