Киләсе елда Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәре билгеле

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2021 елга производство календарен эшләгән.
Киләсе елда республикада эш көне булмаган бәйрәм көннәре түбәндәгечә:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы; 7 гыйнвар – Раштуа; 23 февраль – Ватанны саклаучы көне; 8 Март– Халыкара хатын-кызлар көне; 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме; 9 Май – Җиңү көне; 12 июнь – Россия көне; 30 август – Татарстан Республикасы көне; 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре, гадәттәгечә, Татарстан Президенты Указы нигезендә билгеләнәчәк. Татарстан Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, киләсе елда Ураза бәйрәмен билгеләп үтүнең якынча датасы – 13 май, ә Корбан бәйрәме датасы – 20 июль.
Гомумән алганда, 2021 елда Татарстанда эш атнасы 5 көнлек булганда, эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 6 эш көне (20 февраль, 30 апрель, 12 май, 11 июнь, 19 июль, 3 ноябрь) булачак. Ә ял көннәре саны – 121 көн, шул исәптән 17 бәйрәм көн һәм 3 өстәмә ял көне (ял көннәрен эш көннәренә күчерү сәбәпле – 5 ноябрь, 31 декабрь, 22 февраль).
Россия Хезмәт кодексында билгеләнгәнчә, бәйрәм көне ял көненә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шул ук вакытта Россия Хөкүмәтенең бәйрәм көннәренә туры килүче ял көннәрен елның башка көннәренә күчерү хокукы күздә тотылган. 2021 елда түбәндәге ял көннәре эш көннәренә күчерелә: 2 гыйнвар шимбә ялы – 5 ноябрьгә (җомга); 3 гыйнвар якшәмбе ялы – 31 декабрьгә (җомга); 20 февраль шимбә ялы – 22 февральгә (дүшәмбе).
2021 елда эш вакыты нормасы түбәндәгечә: эш атнасы 40 сәгатьлек булганда – 1946,0 сәгать; эш атнасы 39 сәгатьлек булганда – 1897,2 сәгать; эш атнасы 36 сәгатьлек булганда – 1750,8 сәгать, эш атнасы 35 сәгатьлек булганда – 1702,0 сәгать; эш атнасы 24 сәгатьлек булганда – 1165,2 сәгать.


Фикер өстәү