Татарстанлыларны кыскартылган эш атнасы көтә

Татарстан Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституция көне бәйрәмнәре уңаеннан бу эш атнасы өч көнгә кыскарды.

«Җитештерү календаре буенча 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь эшләми торган ял көннәре булып тора.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне — ял көне булып тора. Татарстан Республикасы Законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора», — диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтендә.

Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә өстәмә ял көне бирелми. Россия Хөкүмәте карары белән 2 гыйнвар шимбәсендәге ял 5 ноябрьгә күчерелгән иде.

Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе территориясендә эш көне булмаган көннәрне 2021 елның октябрь-ноябренә билгеләү турында»гы указга имза куйды. Документ нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән бәйле эшләми торган көннәр дип санала.


Фикер өстәү