Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан ноябрьдә өстәмә ял көне көтелә. Әлеге көн Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының производство календарендә ял көне буларак билгеләнгән.

«Татарстан Республикасында 4 ноябрь –  Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь –  Татарстан Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала», – диелгән документта.

Шулай итеп, татарстанлылар җомга көнне,  4 ноябрьдә, ял итәчәк. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы маддәсе нигезендә, бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара.

6 ноябрьдә төбәк бәйрәме быел якшәмбегә туры килә. Татарстан законы нигезендә, бәйрәм көненә туры килгән ял көне икенче эш көненә күчерелми. Шулай итеп, ноябрь аенда республика халкы өч көн рәттән ял итәчәк.

«4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне көтелә», – дип ачыклык кертә Татарстан Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү