Татарстанда яшәүчеләрнең 2024 елда ничек ял итәчәкләре билгеле булды

Киләсе елда 121 ял һәм бәйрәм көне көтә.

Ел башында тоташ 8 көн – 1-8 гыйнвар аралыгында ял итәчәкбез. Февраль аенда Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә безне дүрт көнлек эш атнасы көтә. Бәйрәм көннәре җомга – 23 февральдән башланып, якшәмбе – 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Яз башында да дүрт көнлек эш атнасы – 8, 9 һәм 10 мартта ял итәчәкбез. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.

Сишәмбе – 10 апрельдә Ураза бәйрәме. Бу көнне дә ял итәчәкбез, ә сишәмбе – 9 апрельдә эш көне бер сәгатьтә кыскара.

29 апрельдән 1 майга кадәр ял итәбез. Атнаның ике көнендә – 2 һәм 3 майда эшлибез. Шуннан 9-12 майга кадәр ял. Эш атнасы өч көн дәвам итәчәк – 6,7 һәм 8е.

Җәй башында – 12 июньдә Россия көне хөрмәтенә ял бирелә.

Җәй азагы – 30 августта Республика көне билгеләп үтелә. Пәнҗешәмбе – 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Көз башында өстәмә яллар көтелми. 4 ноябрь (дүшәмбегә туры килә) – Халыклар бердәмлеге көне. 5 ноябрьдә кыскартылган эш көне планлаштырыла. Шулай ук 6 ноябрьдә – республика Конституция көнендә дә ял итәчәкбез.

Ә инде елның иң соңгы бәйрәм көннәре – 29 декабрьдән ел азагына кадәр. Календарь буенча 30 һәм 31 декабрь – ял көннәре.


Фикер өстәү