Кояш эзләр чак түгел: эшләми торган атнаны ничек уздырырга?

Эшләми торган атна игълан ителүгә, халык чит илләргә юллама сатып ала башлады. «Яндекс. Путешествия» порталы китергән мәгълүматка ышансаң, бу көннәрдә Россия халкының Мәскәү, Сочи, Истанбул белән кызыксынуы аеруча арткан икән. Тик менә бу ялларның мәгънәсе дәррәү кубып Сочи, Төркия, Дубай кояшында кызынуга кайтып калмаска тиеш иде кебек.

Өйдә булыйк

Эшләми торган атнаның төп мантыйгы – сәламәтлекне кайгырту иде. Кызганыч, күбебез үз мәнфәгатьләрен, ял итү ихтыяҗын өстенрәк күрә шул.

Ял игълан итү турында рәсми карар чыкканчы ук күпләр сәяхәт итәр урыннарны барлый башлаган икән инде. Әйтик, ил эчендәге сәяхәт юнәлешләренә билет эзләү күрсәткече 49 процентка арткан. Россия халкын Сочи, Калининград кебек шәһәрләр кызыксындырган. Һәр унынчы кеше Төркиягә бару турында уйланган, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очышлар белән  2 проценты кызыксынган.

Кызыксынып кына калмыйча, билет алып, очып китүчеләр санын исә фаразлап торасы да килми. Шунысы билгеле: Казан халкы якын арада Дубайга барлык билетларны да сатып алып бетергән. Сәяхәт хакы 200 мең сумнан башлана. Кем әйтмешли, акча да бар, мөмкинлек тә, файдаланмый калу – гөнаһ.

Узган атнада ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бу ялларның дус-иш, туган-тумача белән очрашу, сәяхәт итү өчен бирелмәвен искәрткән иде. «Эшләми торган көннәрдә, гомумән, өйдә булу сорала. Коронавируска бәйле хәлнең ни дәрәҗәдә киеренке булуын һәркем аңларга, аралашуны чикләргә тиеш», – диде ул.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина да бу хакта бер генә искәртмәде инде. «Бу яллар  гадәти мәгънәдәге ял көннәре түгел. Бу – инфекция таралу чылбырын өзү, чир йоктыру ихтималы булган кешеләрне саклау, сәламәтлекне кайгыртыр өчен билгеләнгән вакыт», – диде республиканың баш санитар табибы.

«Гаепсездән гаеплеләр өчен куркыныч»

Казаннан Алиса Лисоваяның гаиләсе бу ялларда да бергә җыелмаячак. Аның ире – Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендәге вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә коронавируслы сырхауларны дәвалаучы табиб Илья Савельев. Димәк, атна дәвамында, нәкъ башка көннәрдәге кебек үк, ул ярдәм өмет иткән кешеләр янында булачак. Ә гаилә… Гаилә исә инде икенче елын шушындый шартларда яшәргә, әтиләрен көтәргә мәҗбүр. Шулай да бу көннәр медицина тармагына азмы-күпме сулыш алырга мөмкинлек бирсен иде, дип тели Алиса.

– Барысы да өйләрендә, ә безнең әтиебез – кабат эш урынында. Чөнки бу вазгыятьнең очы-кырые күренми, чөнки кемнеңдер кемедер әйткән сүзләрне, үзләренең принципларын гына тыңлаучылар бар әле. Хәзер сырхауларны дулкын-дулкын түгел, өермә-өермә кабул итәләр… – ди табиб хатыны.

Татарстанда 1578713 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан (планның  61,4 проценты). Шуларның 1039028е вакцинаның икенче дозасын алган.

Үзләре күнеккән дә бугай инде. «Ярар, безнең хакта уйлыйсы юк. Тик, беләсезме, бу вазгыятьтә кемнәр гаепсез, әмма иза чигә, кемнәр өчен аеруча куркыныч? Планлы рәвештә химия курсын үтәргә кирәк булган онкологик сырхаулар, йөрәгенә операция ясауларын көтүчеләр, аллергиклар, астматиклар, психоневрологик сырхаулар өчен куркыныч. Алар үз чиратын тыныч кына көтеп утыра, әмма ул чират килеп җитәрме әле? Ник дигәндә, хастаханәләрдә ятаклар коронавируслы авырулар белән тулы. Табиблар да аларны дәвалау белән мәшгуль. Хастаханәләрдәге бик күп кенә бүлекләр акрынлап коронавируслы бүлекләргә үзгәртелә…» – ди, җан әрнүе белән Алиса Лисовая.

Иренең эш урынындагы сирәк кенә ясалган фото-видеоларны Алиса да күрә. «Очраклы гына реанимациядән видеоязмага юлыктым. Кешеләр үпкәне ясалма вентиляцияләү (ИВЛ. – Ред.) аппаратында ничек ята икән – интернеттан  булса да эзләп карагыз әле. Моны беркемгә дә теләмим», – ди ул.

Хәзерге вазгыятьтә үзең хакында гына уйларга ярамый дигән фикердә әңгәмәдәшебез. «Туктап,  киләчәк турында уйланырга кирәк. Мәгълүмати шау-шудан, блогерларның нигезле-нигезсез сүзләреннән азга гына булса да колакларны томалап торасы иде. Аларның максаты – бу вазгыятьтә популярлык казану. Ә безнең максат – битлекләрсез, тыныч, сәламәт киләчәк», – ди Алиса.

Медицина хезмәткәрләре безнең сәламәтлек өчен эш урыннарында калды. Без исә аларга җавапсызлык белән рәхмәт кайтарабызмы?!

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү