Казанда тәүлек буе эшли торган тагын бер вакцинация пункты ачыла

Бүген Казанда тагын бер тәүлек буе эшли торган коронавирустан прививка ясау пункты ачыла.

«Мобиль комплекс бүгеннән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә тагын бер вакцинация пункты буларак эшли. Бүген биредә 16.00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга була», –  диелгән шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген Чуйков урамы, 54 йорт адресы буенча 2 һәм 3 терминаллары арасында 8.00 сәгатьтә мобиль комплекс ачыла, ан да көн саен һәм тәүлек буе алдан язылмыйча гына прививка ясатып булачак.

Мобиль комплекс эчендә урнашкан бүлмәләр буенча маршурт: башта теркәлергә (2 бүлмә), 3,4,5 бүлмәләрдә терапевтка күренергә, 6,7 бүлмәләрдә вакцинация ясатырга була.

Клиникада көтеп утыру урыны да каралган. Комплекс белән янәшә җылы палата куелган.

Сәламәтлек саклау идарәсендә бу комплекска килү өчен алдан язылырга кирәк булмавын, ә 7нче хастаханәгә яки поликлиникага прививкага язылучылар нәкъ бирегә килергә тиешлеген искәрттеләр. Шулай итеп, 7 хастаханәдә 312 бүлмәдә, 2нче поликлиникада 217 бүлмәдә кабул итәләр.

Моңа кадәр тәүлек буе эшли торган беренче вакцинация пункты «Мега» сәүдә үзәгендә ачылган иде.


Фикер өстәү