«Чит ил кояшы кыйммәт»: Татарстанда яшәүчеләр кайда ял итә?

53 мең 923 сум. Җәен каядыр барып ял итү өчен бер кешегә уртача әнә шул кадәр акча кирәк. Халык арасында үткәрелгән сораштыру барышында ачыкланган сан бу. Ераграк юл тоткан саен, чыгымнар да арта, билгеле. Әллә шуңамы, сораштыруда катнашучыларның 40 проценты җәй айларын үз бакчасында гына үткәрергә җыена. Быел ял күпмегә төшәчәк? Татарстанда яшәүчеләр кайда ял итә? «ВТ» хәбәрчесе халык кәефен һәм юллама бәяләрен белеште.

Ял «тешли»

Җырчы Рифат Зарипов шушы арада гына гаиләсе белән Мисырдан ял итеп кайткан.

– Былтыр ял итәргә барып булмады. Төзелеш алып баргач, ничектер җае туры килмәде. Алдагы елны әниләрне Төркиягә алып барып кайткан идек. Быел апрель азагында концертлар тәмамлангач, уйлаштык та, Мисырга юллама сатып алдык. Тарих дәресләрендә өйрәнгән пирамидаларны күптән үз күзләребез белән барып күрәсе килгән иде. Хургадада ун көн ял итеп кайттык. Кунакханәдә туристларга мөнәсәбәт яхшы. Шәһәрдә хәерчелек күзгә ташлана. Гомумән, кайда гына барсам да, үз илебездә, Татарстанда яшәвебез белән горурланып кайтам. Мисырда бөтен нәрсә акчага корылган. Юл белешә башласаң да, акча сорыйлар. Хәтта исәнләшүләре дә бушка түгел. Узган елга кадәр туристларны пирамидаларга якын җибәрмәгәннәр. Хәзер бу рөхсәт ителә. Тик пирамидаларны бераз башкачарак күз алдына китергән идем. Анда туристлар өчен әллә ни шартлар юк, кешеләргә караганда, дөяләр күбрәк. Диңгез чиста. Мәчетләр күп булуы сөендерде. Безгә ял ошады. Гомумән, ял бөтен кешегә дә кирәктер ул. Мөмкинлек булганда әнә шулай дөнья күреп, һаваны алмаштырып кайтырга кирәк.

Рифат ялга барып кайтуның күпмегә төшүен әйтмәде. Әмма болай да аңлашыла: җәй көне кешечә ял итәргә теләсәң, иң элек тырышып эшләргә туры киләчәк. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү иҗтимагый үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, бу җәйдә ял итү бер кешегә уртача 54 мең сумга төшәчәк. Чит ил кояшы астында ятасың килсә, тагын да кыйммәтрәк түлисе. Ял бәясен саный башлаганчы, кесә ягын тикшереп карыйк. Бу ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы 46 мең сум тәшкил итә. Тагын бер сан: Татарстанда ике бала тәрбияләүче гаиләнең коммуналь хезмәтләр, мәктәп, балалар бакчасы өчен түләү кебек мәҗбүри чыгымнардан соң, казнада аена уртача 45 мең сум акчасы кала, ди. Чагыштыру өчен: күрше Башкортстанда әлеге күрсәткеч – 34 мең, Чувашиядә – 23 мең, Ульян өлкәсендә – 19 мең, Киров өлкәсендә  17 мең сум тәшкил итә. Казанда яшәүче ике бала тәрбияләүче дүрт кешелек гаиләгә җәйге ял өчен ким дигәндә дүрт ай киенмичә, ашамыйча-эчмичә яшәргә туры киләчәк, кыскасы. Күршеләргә тагын да читенрәк.

Кыйммәтле очыш

Каядыр барып ял итәргә телисең икән, акчаны узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк түлисең. Белгечләр әнә шуны исәпләп чыгарган. Ә соңгы ун елда җәйге ялга дигән акча ике тапкыр үскән. Бәяләр «тешләгәнгәме», илдә яшәүчеләрнең 38 проценты бу җәйдә өйдә генә калачак. Төп сәбәбе дә билгеле. Күпчелек: «Җәйге ялга акча юк», – дигән.

– Пандемиягә кадәрге елларны сагынып искә алабыз. Чит ил кояшы кыйммәт хәзер. Шуңа күрә халык диңгез буена юллама сатып алырга ашыкмый. Ел башыннан гына да чит илгә юлламалар 30 процентка диярлек кыйммәтләнде, – ди башкалада юлламалар сату белән шөгыльләнүче агентлык хезмәткәре Альбина Дорофеева. – Хәзер халык күбрәк Россия буйлап сәяхәт итә. Чөнки бу – арзанрак. Үзегез чагыштырып карагыз: быел Краснодар краенда – 15 миллион, Ә Төркия ярларында исә 3 миллион Россия туристы ял итәчәк дип көтелә. Бу җәйдә күбрәк Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Абхазия һәм Туниска юлламалар сорап мөрәҗәгать итәләр. Очкычлар аз булу сәбәпле, хәзер юллама бәясенең төп өлешен юл хакы алып тора.

Казан – Дагыстан арасы

Әмма каядыр барып ял итәргә күнеккән халык барыбер өендә генә утырырга җыенмый. Чит илгә юллама кыйммәт икән, Россия буйлап сәяхәт итәләр.

– Билгеле вакыйгалар аркасында халык акчасын әрәм-шәрәм итәргә ашыкмый, дисәләр дә, быел халык сәяхәт итүдән баш тартырга җыенмый. Һәрхәлдә, эчке туризмга бәйле вазгыять шул хакта сөйли. Җәй айларына турларның яртысы диярлек сатылып бетте инде, – диде матбугат очрашуларының берсендә Туроператорлар ассоциациясе (АТОР) вице-президенты Сергей Ромашкин. – Без моны психологик яктан аңлатабыз: соңгы арада халык арасында: «Бер тапкыр гына яшибез, рәхәтләнеп ял итеп калыйк!» – дип фикер йөртүчеләр артты. Ил буенча җәйгә юлламаларны гыйнварда ук сатып ала башладылар.

АТОРдан алынган мәгълүматларга караганда, Россия буйлап сәяхәт итәргә яратучылар елдагыча күбрәк Краснодар краена юл ала. Узган ел белән чагыштырганда, бу юнәлештәге юлламаларга сорау 27 процентка арткан. Мәсәлән, быел әзер тур сатып алып Анапага барырга теләүчеләр – 35, ә Геленджикны сайлаучылар 40 процентка күбрәк.  Туристлар үз иткән урыннар исемлегенә Мәскәү (+19%) һәм Санкт-Петербург (+11%) та эләккән. Ә менә Кырымга барырга ашкынып тормыйлар.

Хәер, быел Кара диңгез буендагы курортларга да көндәш бар. Ел башыннан бирле Дагыстанга юлламалар сатып алучылар 66 процентка (!) арткан әнә.

– Җылы якка барасыбыз килде. Уйлаштык та, икәү Дагыстанга юл тоттык. Анда җылы, күләгәдә дә 33 градус, – дип сөйләде әле яңа гына Махачкаладан әйләнеп кайткан Инна һәм Марат Гатауллиннар. – Очкыч белән барып кайту икебезгә 57 мең сумга төште. Дагыстанда азык-төлек бәяләре безгә караганда арзанрак. Мәсәлән, сарык шашлыгының бер килосы 500 сум тора. Юл буенда агачта үсеп утыргач, абрикос, төче чия ише җиләк-җимешне дә чиләге белән генә саталар. Бәясе 400–500 сум тирәсе. Табигате бик матур. Халкы бик үзенчәлекле. Турист ир-атларга мөнәсәбәтләре яхшы, базарда да, урамда да сыйлап кына торалар. Ә менә хатын-кызларны, күзеңә карап торсалар да, күрмиләр. Урамда шорты яки футболка белән йөрсәң, шунда ук шелтә белдерәләр. Аш-сулары безнекенә охшаган: нигездә ит һәм камырдан тора. Туристлар бик күп. Автобуслары иске, саклык каешлары юк, бездә андый техника күптән йөрми инде. Шуңа күрә Дагыстанга балалар белән бармавың хәерлерәк. Гел тауларда йөргәч, төрле урыннарда тукталдык. Мәсәлән, тау итәгендәге кунак йортында бер төн кунып чыгу 6 мең сумга төште. Бу бәягә ашау-эчү кермәгән. Дагыстан – уңайлы, рәхәт ял өчен түгел. Бирегә ныклы физик әзерлек һәм сыйфатлы спорт аяк киеме белән барырга кирәк.

Юлламалар сату белән шөгыльләнүче агентлык хезмәткәре Альбина Дорофеева әйтүенчә, чикләүләрдән соң, Россия буйлап кыска вакытлы сәяхәткә чыгып китүчеләр саны да арткан.

– Узган ел белән чагыштырганда, быел автобуста теге яки бу шәһәргә барырга теләүчеләр ике тапкыр диярлек күбрәк. Шулай ук, шифаханәләргә сорау зур. Быел сәламәтләндерү турлары буенча уртача чек 50 процентка диярлек кыйммәтләнеп, 40–45 мең сумга җитте. Җәй айларына юллама сатып алучыларның өчтән икесе – балалы гаиләләр, – ди белгеч.

Исеме билгеле булган түләү сервисы компанияләренең берсе ил төбәкләрендә яшәүчеләрнең җәйге пакетлы турга күпме акча түләргә әзер булуын да белешкән. Ял дигәндә, иң юмарт халык Мәскәүдә яши. Ил башкаласында ике кешегә ашау-эчү, яшәү кергән ун көнлек юлламаны уртача 146 мең сумга сатып алалар. Алардан Ханты-Манси автоном өлкәсе (140 мең сум) һәм Төмән өлкәсендә (125 мең сум) яшәүчеләр дә калышмый. Сөенегез, беренче бишлектә Казан да бар. Татарстан башкаласында яшәүчеләр ике кешегә ун көнлек ялга уртача 92 мең сум акча түли икән. Ә сез бакча дисез…

2022 елда Россиядә яшәүче 3,5 миллион кеше чит илдә ял иткән. Чагыштыру өчен: пандемиягә кадәрге 2018 елда әлеге сан 12 миллионны тәшкил иткән.

 

Туристлар үз иткән ил төбәкләре

Төбәк Узган елның җәе белән чагыштырганда юллама сату күпмегә арткан
Дагыстан +66%
Краснодар крае +27%
Кавминводы +25%
Мәскәү +19%
Калининград +16%
Санкт-Петербург +11%

Туроператорлар ассоциациясе сайтыннан алынды

 

16 июньнән ике кешегә бер атнага иң арзанлы юлламалар

Ил яки төбәк Кунакханәнең дәрәҗәсе Ялның сыйфаты Бәясе, сумнарда
Мисыр 4 йолдызлы Иртәнге, кичке аш 90504
БГӘ 3 йолдызлы Иртәнге аш 81425
Төркия 3 йолдызлы Ашау-эчү кергән 81325
Анапа 2 йолдызлы Иртәнге аш 68969
Дагыстан 1 йолдызлы Ашаусыз 63486
Калининград 2 йолдызлы Ашаусыз 55356
Абхазия Кунак йорты Ашаусыз 50572
Сочи 1 йолдызлы Ашаусыз 44905

Tourvisor.ru сайтыннан алынды. Бәяләр үзгәрергә мөмкин


Фикер өстәү