Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» ГАҖ катнашында оештырылган сервис үзәге ачылганнан соң узды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә.

«Auto Leasing Azerbaijan» үзәген ачуда катнашуыгыз өчен рәхмәтлемен. Сезгә һәм Президентыбызга рәхмәт сүзләре. Төбәк дәрәҗәсендә дә безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга без дә зур өлеш кертәбез», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Президентына.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Илһам Алиевның Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән хезмәттәшлеккә шәхси игътибарын югары бәялиләр. Республика Рәисе искә төшергәнчә, бу яхшы традицияләргә үз вакытында Минтимер Шәймиев һәм Гейдар Алиев нигез салган иде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Әзәрбәйҗан товар әйләнеше 125 млн доллардан артып киткән, үсеш 78% дәрәҗәсендә. Быелның беренче өч аенда үзара сәүдә 16 процентка үсеш күрсәтте һәм 20,5 млн тәшкил итте. Татарстан Әзәрбәйҗанга авыл хуҗалыгы, фармацевтика, кәгазь продукциясен экспортлый. Үз чиратында, Әзәрбәйҗаннан нефть продуктлары, минераллар, җиләк-җимеш продукциясе кертелә.

«Безнең республикалар Идел һәм Каспий белән бәйле. Безгә Идел-Каспий бассейнының транспорт һәм логистика мөмкинлекләрен активрак кулланырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Рәхим итегез, Сезнең белән очрашуларыбызны һәрвакыт җылылык белән искә алам. Сезнең белән планлаштырылган барлык проектларның уңышлы тормышка ашырылуына шатмын», — диде Илһам Алиев.

Президент Татарстан җитәкчелегенең проектларны тормышка ашыруга нинкадәр көч куйганына рәхмәт әйтте. «Без инде делегацияләр алмаштык, консультацияләр үткәрдек. Сәнәгать кооперациясе буенча зур перспективалар ачыла, зур катлам — мәдәни хезмәттәшлек. Безнең арадагы мөнәсәбәтләр — Россия белән Әзәрбәйҗан арасындагы бергәлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертте», — дип билгеләп үтте Илһам Алиев.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашкан әңгәмә барышында предприятиеләр белән кооперация ягыннан хезмәттәшлекне киңәйтү вариантлары турында фикер алыштылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү