Рөстәм Миңнеханов Бакуда Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуда Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Татар милли бәйрәме бүген Әзәрбәйҗан башкаласы үзәгендәге үзәк яр буенда уза.

«Татар халкы вәкилләре кайда гына яшәмәсен, Сабантуй безнең барыбыз өчен дә иң яраткан һәм күптән көтелгән вакыйгаларның берсе булып кала. Аның үзенчәлеге шунда ки, ул бер мәйданчыкта барлык милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы басылган мәгълүматлар буенча, бүген Әзәрбәйҗан Республикасында 27 меңнән артык ватандашыбыз яши. Берничә берләшмә булдырылган: бу Әзәрбәйҗанның Татар яшьләре үзәге «Яшьлек», Республика татар мәдәнияте җәмгыяте «Туган тел», «Татарстан» иҗтимагый берләшмәс , Әзәрбәйҗанда татар хатын-кызлары җәмгыяте бүлеге «Ак калфак» һәм башкалар. Бу җәмгыятьләрдә үзешчән сәнгать коллективлары эшли.

Рөстәм Миңнеханов Әзәрбаәйҗан Республикасы җитәкчелегенә Президент Илһам Алиевка татар җәмәгатьчелегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Әзәрбаәйҗанда ватандашларыбызның үз гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тормышка ашыру, үтәү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар.

«Әзәрбәйҗан белән Татарстан арасында багланышлар елдан ел ныгый. Сезнең тырышлык белән биредә татар тормышы гөрләп тора», — ассызыклап куйды чыгышын Рөстәм Миңнеханов»

Үз чиратында, Әзәрбәйҗан Икътисад министры Сабантуйда катнашучыларга республика Президенты Илһам Алиев исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Әзеәрбәйҗан Республикасы гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә — венок һәм аның хатыны Зарифа Алиева каберенә чәчәкләр салды.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү