Татарстан Президенты Иранның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Әбедин Рави Хөррам белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяли. «Дәүләтләрнең күп планлы багланышлары үсә. Үзара хезмәттәшлек нигезендә халыкара хокукка гомуми тугрылык, шулай ук көн тәртибендәге төп темалар буенча позицияләрнең туры килүе ята», – диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Россия һәм Иран җитәкчеләре даими диалогны хуплыйлар: «Һәр сөйләшүдә, сәүдә-икътисадый өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга үзара караш ассызыклана».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Иранның бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышлары бар, хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган. Казанда Иранның Генераль Консуллыгы эшли, Татарстан белән Иран арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә, берничә Иран провинциясе, шул исәптән Көнчыгыш Әзәрбәйҗан белән хезмәттәшлек алып барыла. Татарстанның алдынгы компанияләре төрле елларда Иранда үз проектларын тормышка ашырды. Күптән түгел Тәһранда Татарстанның бизнес-миссиясе булып кайтты, ул ике яклы җитди кызыксынуны билгеләп үтте.

Татарстан Президенты фикеренчә, бүген Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе белән хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк: сәүдә-икътисадый делегацияләр алмашу, сәнәгать продукциясе белән тәэмин итү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә багланышлар, туризм өлкәсендә багланышлар. Шулай ук фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләр дә мөһим.
«Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе безнең өчен кызыклы. Без мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен барлык мөмкинлекләрне дә нәтиҗәле файдаланырга тиеш», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү