Татарстан Президенты Иранның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе эшлекле даирәләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл Тәбриз шәһәрендә узды.

«Безнең сәфәрнең максаты – икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яңа элемтәләр булдыру. Безнең делегация составында министрлыклар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре», — дип билгеләп үтте ТР Президенты, түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Июнь аенда Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы белән очрашкан иде. Аннары Иранга сәнәгать потенциалы белән танышу максатыннан республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының зур делегациясе килде.

Зәйн провинциясе Губернаторы Әл Абеддин Разави Хоррам үз чыгышында, республика Президенты һәм Татарстан делегациясенең бу рәсми визиты хезмәттәшлек мәсьәләләрен тирәнрәк карарга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. «Безнең төбәкләр илләребез икътисады өчен мөһим роль уйный. Бигрәк тә бүген, килеп туган сәяси ситуациядә күршеләребез белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөһим. Безнең Президент шундый бурыч куя», — диде Губернатор.

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше турында сөйләде, аны ул Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча җитәкли һәм әлеге форматта Иран партнерларына актив хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Моннан тыш, ТР Президенты быел Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүләрен хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, Владимир Путин карары буенча бу дата федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелгән, Россиядә яшәүче 20 миллионга якын мөселманнарның барысы да моны рәхмәт белән кабул итте.

Түгәрәк өстәл вакытында Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде.


Фикер өстәү