Татарстан Рәисе Иранның Исфахан провинциясе Губернаторы белән очрашты

Иранга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Исфахан провинциясе Губернаторы Сәед Реза Мортазави белән ике яклы очрашу үткәрде. Очрашу «Исфахан-Татарстан» эшлекле форумыннан соң узды.

Рөстәм Миңнеханов Тәһранда узган очрашулар турында сөйләде, шул исәптән Иран Ислам Республикасы Президенты Сәед Ибраһим Рәиси белән, һәм Губернаторга Исфахан провинциясенә чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «Мин Исфаханда беренче тапкыр. Бай тарихы һәм мәдәнияте булган искиткеч провинциягезгә сокландым», — диде ул.

Татарстан Рәисе Исфахан илнең эре сәнәгать үзәге булуын билгеләп үтте. «Сездә тукыма, металлургия, химия, нефть эшкәртү, электротехника, авиация һәм автомобиль, фармацевтика тармаклары, шулай ук авыл хуҗалыгы секторы яхшы үсеш алган. Без Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләребез арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез. Бүген турбулент дөнья һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасын үзгәртеп кору шартларында безнең илләрнең үзара хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуаль», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе Иранның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан, Хөрәсән-Резави, Гөлестан һәм Гыйльян провинцияләре җитәкчелеге белән очрашулары һәм үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Исфахан Губернаторын «Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» халыкара икътисадый форумына чакырды.

Яклар бердәм фикердә булдылар, Татарстан һәм Исфахан сәүдә-икътисадый делегацияләр алмашу, сәнәгать продукциясен үзара тәэмин итү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү, иң элек хәләл продукция җитештерү, Каспий аша товарлар экспорты һәм импорты логистикасын оештыру, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм үзара туризм потенциалын ачу буенча хезмәттәшлек итә алырлар иде.

Иранга эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов провинциянең медицина кластеры эше белән танышты һәм Исфахан медицина шәһәрчегендә булды.


Фикер өстәү