Рөстәм Миңнеханов Иранда эшлекле форумда катнашты

Яклар Россия – Иран дәүләтара мөнәсәбәтләр кысасында үзара хезмәттәшлекне үстерү өлкәләрен билгеләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранда “Исфахан – Татарстан” эшлекле форумында катнашты. Чара барышында ике илнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсеше ягыннан алга киткән төбәкләре бер-берсенә үзләренең икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Яклар шулай ук Россия белән Иран арасында мөнәсәбәтләр кысасында үзара хезмәттәшлекне үстерү өлкәләрен билгеләде.
Республика җитәкчесе ышандырып әйткәнчә, Татарстан белән Иранга хезмәттәшлекне үстерү өчен яңа юнәлешләр ачыла.
Россиянең Исфахандагы генераль консулы Андрей Жильцов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республиканың сәүдә-сәнәгать һәм социаль икътисадый мөкинлекләре белән таныштырды. Туризм буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Иранның туристларны мөкиббән китергән борынгы провинциясе вәкилләренә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре турында сөйләде һәм бер-береңә ешрак кунакка йөрергә чакырды.
Исфахан провинциясе губернаторы Реза Мортазави әйтүенчә, барлык тәкъдимнәр дәвамлы булачак, озакламый аларны тормышка ашыру буенча очрашулар үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Президенты Ибраһим Раиси белән очрашты. Очрашу Президентның Тәһрандагы резиденциясендә узды.


Фикер өстәү