Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Татарстан белән Иранны тыгыз элемтәләр бәйләп тора. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган чарада билгеләп үттеләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Рәис аны Татарстанга эшкә билгеләнүе белән котлады.

– Иран белән мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен, тыгыз икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне исәпкә алып, сезнең Татарстандагы эшчәнлегегез нәтиҗәле һәм кызыклы булыр дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис әйтүенчә, республика Россия – Иран мөнәсәбәтләре кысасында ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Алга таба сәүдә-икътисадый, мәгариф һәм фән, туризм, мәдәният өлкәләрендә бергәләп эшләргә мөмкин, дигән фикер җиткерде Рәис. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада башкалада узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый җыены турында да искә төшерде. Билгеле булганча, форумда Иран делегациясе дә катнаша. Алар арасында рәсми һәм эшлекле даирә вәкилләре булачак дип көтелә.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы мәгълүматларына караганда, Иранны Россиядән сарык ите, кукуруз, арпа кебек бөртекле культуралар сатып алу кызыксындыра. Безгә исә нефть химиясе продуктлары, төзелеш материаллары, кипкән җиләк-җимеш озата башламакчылар.

– Иран делегациясе республикага форумга кадәр берничә көн алдан киләчәк. Аларны каршы алу өчен Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә әзерлек эшләре алып барыла. Кунаклар Татарстандагы индустриаль паркларны да караячак дип көтелә. «KazanForum» мәйданында бизнес-миссиягә йомгак ясалачак, – дип сөйләде Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында узган брифингта.


Фикер өстәү