Чаллыда 41 яшьлек ир-ат, кара елан чагып, кулсыз кала язган

Чаллы шәһәренең 5 нче хастаханәсе табиблары 41 яшьлек ир-атның кулын, кара елан чакканнан соң, аздан гына кисмичә калган. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ирне, гаиләсе белән сулык янында ял иткәндә, елан чаккан. Хастаханәгә барасы килмәгән моның. “Бармактагы җәрәхәттән агуны суырып чыгарырга маташтым – барып чыкмады. Йод белән сөртсәм, бетәр дип уйладым – бетмәде. Кыскасы, аздан гына кулсыз калмадым”, – дип сөйләгән ул.

Шулай итеп, икенче көнне генә хастаханәгә барасы иткән. Табиблар аңа кара елан агуына каршы укол кадаганнар, башка чаралар күргәннәр. Хастаханәдә ятып дәваланырга тәкъдим иткәннәр, әмма ул баш тарткан. Ләкин бер көннән соң хастаханәгә кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган. Хәле авырайган: бармагындагы шеше бөтен кулына таралып, кулы зәңгәрләнеп чыккан. Тән температурасы күтәрелгән. Елан чаккан урында гына түгел, бөтен кулы бик нык авырта башлаган.

“Гормоннар кертеп, кулын саклап калуга ирештек. Агу һәм инфекция канга эләккәннән соң, кан әйләнеше бозыла, шешенкелек көчәя”, – дип сөйләгән реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров.
Бәхеткә, медиклар ирнең кулын саклап калган. Аны хәзер терапия бүлегенә күчергәннәр.


Фикер өстәү