Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубын тәбрикләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә волейбол буенча унберенче тапкыр Россия Чемпионы исеменә лаек булган «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубын тәбрикләде.

Рәис билгеләп үткәнчә, зенитчылар ярдәме белән Татарстанда волейбол зур үсеш алды һәм бүген иң киң таралган, массакүләм спорт төрләренең берсе булып тора. Команда уенчылары исә – яшь волейболчылар өчен чын үрнәк. «Сезнең уңышларыгыз ул – бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Команда җитәкчелегенә, уенчыларга һәм Алексей Вербов җитәкчелегендәге тренерлар составына олы рәхмәтемне җиткерәм. Республиканың волейбол федерациясе һәм клубның иганәчесе булган «Газпром» компаниясенә дә рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү