Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Зенит-Казан»командасын котлады

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейболчылары белән очрашты. Казан командасы ике көн элек Россия Кубогын яулады. 

«Сезнең белән кабат очрашу минем өчен зур шатлык. Сез безне тагын уңышларыгыз белән сөендердегез. Бу сезнең Россия Кубогында 12 нче тапкыр яулаган җиңүегез. Сез югары спорт осталыгын, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез. Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм бу уңышка чын күңелдән шатландык. Без сезнең белән горурланабыз, егетләр!», – диде Татарстан Рәисе очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең профессиональ клубларның казанышлары нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол үсә һәм популярлаша бара. «Бүген волейбол – массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе, – диде ул. – Сезнең команда уенчылары – күп кенә малайлар һәм кызларны илһамландыра».

Әлбәттә, уңыш – бөтен команданың планлы эш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм команда җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына, республика волейбол федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол командасына 2023 елда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Россия Кубогында җиңү яулаган өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтен тапшырды. Үз чиратында, спортчылар республика башлыгына истәлекле медаль һәм волейбол тубы бүләк иттеләр.


Фикер өстәү