Татарстан Рәисе республиканың мәдәният оешмаларына 50 машина тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният оешмаларына эш машиналары тапшыру тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантанада мәдәният тармагы хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте. “Мәдәният учреждениеләре уңышлы эшли икән, моның төп сәбәбе – сез профессионалларның тырышлыгы. Бу машиналар Яңа ел алдыннан бүләк булсын”, – диде Татарстан Рәисе.

Республиканың мәдәният оешмаларына 50 яңа машина тапшырдылар.


Фикер өстәү