Татарстанда янгыннарда үлүчеләр саны 11% ка арткан

Узган ел белән чагыштырганда, был Татарстанда янгыннарда үлүчеләр саны узган 11 процентка арткан. Бу хакта журналистлар белән брифинг вакытында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Максим Трущин хәбәр иттн.

— Янгыннар, узган ел белән чагыштырганда, азрак, тик, кызганыч, һәлак булучылар саны артуы күзәтелә, — диде ул.

25 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 4 821 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр саны — 134 кеше, зыян күрүчеләр — 199.


Фикер өстәү