26 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиянең Һава һөҗүменә каршы коры җир гаскәрләре көне

1915 елның 26 декабрендә Беренче Бөтендөнья сугышы барышында генерал Михаил Алексеев дошман авиациясенә каршы ут алып бару өчен беренче артиллерия батареяларын формалаштыру турында боерык чыгара. Бу дата Россиянең Һөҗүменә каршы коры җир гаскәрләренә нигез салынган көн дип санала. Россия Оборона министрының бу датаны гамәлгә кую турындагы боерыгы 2007 елның февралендә чыга.

 Советлар Союзы юкка чыккан көн

26 декабрьдә (1991) СССР Югары Советының Республикалар советы үзенең соңгы утырышында «Бәйсез Дәүләтләр Берлеге төзелү уңаеннан» декларациясен кабул итә. Документ нигезендә Советлар Союзы дәүләт һәм халыкара хокук субъекты буларак яшәешен туктата.

 Наполеон җиңелә

1812 елның июнендә Наполеон армиясе Россиягә басып керә. Французлар бик тиз генә җиңүгә өметләнсәләр дә, ышанычлары акланмый. Ярты елдан соң (26 декабрьдә), Наполеон гаскәренең аз санлы солдатлары Көнбатыш Европага кире әйләнеп кайта. Кутузов язганча, сугыш «дошманны тулысынча юк итү белән тәмамлана».

Яңа элемент

1898 елның 26 декабрендә Франция Фәннәр академиясендә Пьер һәм Мария  Кюри радий химик элементы ачылуы турында беренче хәбәр ясый. XX гасыр башында чиста радий алу бик авыр була. Мария Кюри чиста радий бөртеге алу өчен 12 ел эшли. Бары 1 г радий алу өчен берничә вагон уран рудасы, 100 вагон күмер, 100 цистерна су һәм 5 вагон төрле химик матдәләр кирәк була. Радий һәм полонийны ачкан өчен Кюрилар Нобель премиясе ала.

 


Фикер өстәү