5 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Совет гаскәрләре Мәскәү янындагы сугышта немец-фашист гаскәрләренә каршы контрһөҗүм башлаган көн (1941)

1995 елның 13 мартында Федераль закон белән гамәлгә куелган Россия Хәрби Дан көне. Моннан 81 ел элек безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап кала. Дошман башкаладан 100-250 километр ераклыкка чигенә.

Мәскәү янындагы контрһөҗүм барышында Совет гаскәрләре – 380  мең кешесен, немец гаскәрләре 103,6 мең кешесен югалта.

 

Иреклеләр (волонтёрлар) көне

Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27 ноябрендәге указы белән гамәлгә керә.

Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 нче еллар ахырында барлыкка килә. Волонтерлык үсешенең беренче үзәге 1990 нчы еллар башында төзелгән «Мәскәү шәфкать йорты» хәйрия фонды була.

Бүген Россиядә якынча җиде миллион волонтер бар. Социологик сораштырулар нигезендә, россиялеләрнең якынча 50% ы бушлай ярдәм итәргә әзер.

Бүген шулай ук Халыкара волонтерлар көне дә. Бу көн БМОның Генераль Ассемблеясы тарафыннан 1985 елда гамәлгә куела.

Хәзерге вакытта «Кызыл Хач», «Коткару Армиясе», «Табибларга чикләр юк» кебек мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүче халыкара оешмалар эшләп килә.

 

Халыкара туфрак көне

2013 елда БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнгән истәлекле дата.

Мондый көн булдыру идеясе беренче тапкыр туфрак белгечләренең 2002 елда Бангкокта (Таиланд)  узган 17 нче Бөтендөнья конгрессында яңгырый. Форумда катнашучылар Таиланд короле Пумипон Адульядтның туган көнендә Бөтендөнья туфрак көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итәләр. Монарх Таиланд туфрагын саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә, илдә туфракны яңадан торгызуга шәхси акчаларын кертә.

 

308 ел элек (1714) Изге Екатерина ордены гамәлгә куела

Изге Екатерина ордены – хатын-кызлар өчен гамәлгә куелган беренче Россия бүләге. Аның барлыкка килүе 1711 елда рус армиясе өчен уңышсыз булган Прут походы белән бәйле. Риваять нигезендә, Петр Iнең булачак хатыны, Екатерина Скавронская төрек пашасын үзенең асылташлары белән җәлеп итә. Шуның белән император һәм армия коткарыла.

1714 елның 5 декабрендә булачак патшабикә Екатерина I орденның беренче кавалеры була. 1714-1917 елларда орден белән 700 дән артык хатын-кыз бүләкләнә.

2012 елда Россия Президенты Дмитрий Медведев указы белән Изге Екатерина орденының  яңасы гамәлгә керә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү