9 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья почта көне

1874 елның 9 октябрендә 22 ил, шул исәптән Россия вәкилләре Швейцариядә Генераль почта берлеген гамәлгә куюны күздә тоткан килешүгә кул куя. Хәзерге вакытта ул составына дөньяның 189 иле керә торган Бөтендөнья почта берлеге. Бөтендөнья почта көне буларак бу көн 1969 елда Токиода узган Бөтендөнья почта берлеге конгрессында игълан ителә.

Россиядә халыкка барлыгы 330 мең тирәсепочтачы хезмәт күрсәтә.

Хәрби дан көне

Россиядә Хәрби дан көне 1943 елда совет гаскәрләре Кавказ өчен сугышта немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә. Бу көн Президент указы белән 2020 елның җәендә билгеләнә.

Кавказ өчен сугыш 1943 елның 9 октябрендә Тамань ярымутравын азат итү белән тәмамлана.1973 елда Новороссийскка герой-шәһәр исеме бирелә. Шулай ук 8 шәһәргә хәрби дан шәһәре дигән мактаулы исем бирелә (Анапа, Владикавказ, Грозный, Малгобек, Нальчик, Ростов-на-Дону, Таганрог һәм Туапсе). Бу авыр сугышта катнашкан 850 000нән артык кеше 1944 елда гамәлгә кергән «Кавказны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус янгын күзәтчелеге көне

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус янгын күзәтчелеге тарихы 1947 елның 9 октябреннән башлана. Шул елны хөкүмәт карары нигезендә  Эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге составында махсус бүлек булдыру турында боерыгы чыга. Бүлекнең бурычына режим объектларында янгын куркынычсызлыгы системасын булдыру һәм җитәкчелек итү була.

2022 елда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелегенең махсус бүлекчәләре үзләренең 75 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Махсус янгын күзәтчелеге күп кенә зур янгыннар, техноген катастрофаларны, шул исәптән чит илләрдә дә, бетерүдә катнаша. Махсус янгын күзәтчелеге тарихының героик эпизодларының берсе 1986 елда Чернобыль АЭСында авариядән соң янгыннарны сүндерү була.

Кашпировский феномены

1989 елның 9 октябрендә Үзәк телевидение эфирга психотерапевт Анатолий Кашпировскийныңберенче телесеансын чыгара. Нәкъ шул вакытта ул үзенең «даю установку» дигән танылган фразасынәйтә дә. Бу сеанслар СССР гражданнары арасында шактый популяр була.

Шуңа күрә бу Союзда төрле экстрасенслар һәм «дәвалаучылар» барлыкка килүенә китерә. Аның артыннан телевизор экраннарында Алан Чумак пәйда була, ул экран аша суны «дәвалау энергиясе белән тулыландыра».

Бөтенроссия халык санын алу

2002 елның 9 октябрендә Россиядә ил тарихында беренче тапкыр яңа форматтагы халык санын алу старт ала. Беренче Бөтенсоюз халык санын алу 1926 елның декабрендә уздырыла. Ул вакытта СССРда 147 миллион кеше яшәгән. Ә соңгысында (1989) совет халкының саны 286,7 млнкеше тәшкил иткән, шуларның өчтән бер өлеше авыл җирлегендә яшәгән. 2002 елгы халык санын алу 16 октябрьгә кадәр дәвам иткән. Аның нәтиҗәләре буенча Россиядә 145,2 миллион кеше яшәве билгеле була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү