Бер авылда 25 пар игезәк туган. «Әти-әниләргә алар тормышына сөенеп яшәргә язсын!»

Бу авылда 25 пар игезәк туган. Аларның иң өлкәненә – 71, иң кечесенә бер яшь тә тулмаган әле. Апас районының Карамасар авылында яшәүчеләр, игезәк бәби алып кайту чишмә суына бәйле, диләр. Авылларында өч чишмә бар икән. Кайсының көче зурдыр, әйтә алмыйлар. Ә игезәк бала үстерүчеләр туганлык җепләренең ныклыгы, бер-берләренә булган хисләре белән сокландыра.

Күптән түгел Карамасар мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы авылдан чыккан игезәкләрне барлап, зур бәйрәм уздырган. Китапханәче Альбина Нигъмәтҗанова әйтүенчә, бәйрәм аша авылның үзенчәлеген күрсәтәселәре килгән.

– Карамасарлыларны берләштерәсе килде. Читтә яшәүче авылдашларыбызны җыеп очраштырдык. Игезәкләребезне барладык, – ди ул.

Асия – Сания

Альбинаның үзенең әнисе дә – игезәк сыңары. Асия белән Сания апаларга 71 яшь. Яшьлекләре бергә узса да, соңгы елларда игезәге белән күрешә алмыйча яшиләр.

–  Безнең олы апабыз да бар иде. Аннан соң без туганбыз. Әти белән әни мәктәпне тәмамлар алдыннан, сезне алга таба укыта алмыйбыз, дип әйтеп куйды. Сания белән заводка эшкә урнаштык. Озак та үтмәде, мин кияүгә чыктым. Ирем Яшел Үзән районының Күгәй авылы егете иде. Бераздан Сания дә бер егет белән танышты. Әби-бабасы Арчаныкы иде аның. Украинадан кунакка кайткан Шамил, Санияне ошатып, үзе белән алып китте. Алар шунда яшәп калды, – ди Асия апа. – Элегрәк күрешеп тора идек. Соңгы вакытта бары тик телефон аша сөйләшәбез. Алар Луганск шәһәрендә яши.

Асия апа игезәк сыңары белән ничек тә очрашып булыр дип өметләнә. Сания апа белән Шамил абый, йортларын  калдырып, кайтып китәргә батырчылык итми икән.

– Игезәкләрнең сиземләве көчле аның. «Сания нихәл икән?» – дип кулыма телефон алсам, аның да шалтыраткан чагы була.  Беребез – монда, икенчебез анда булса да, күңелебез белән бер-беребезне тоеп яшибез. Тизрәк күрешүләр насыйп булсын иде инде. Бик сагындым, – ди Асия апа.

Сәвия – Сәрия

Алар икесе дә бер-бер артлы бер авылга кияүгә чыга. Карамасар кызлары Кайбыч районының Мөрәле авылы киленнәре булып куя.

– Безнең нәселдә элек тә игезәкләр булган. Сәрия белән бик рәхәт, дус, тату яшибез. Электән парлап киенергә яраттык. Әле дә гел бер төсле киемнәр сатып алабыз. Еллар узган саен, бер-беребезгә охшавыбыз арта бара. Үлчәмнәребез дә бер, – ди Сәвия.

1993 елның 21 августында йөргән егете, әйдә, кинога, дип чакырып чыгара аны. Машинага кереп утырса, Сәрия дә, аның егете дә шунда була. Берни  турында уйламыйча, Мөрәлегә барып җитәләр. 18 яше яңа тулып киткән кызны Фирдүс урлап алып кайта. Төнге унбер була ул чакта. Өйләренә килеп керсәләр, булачак каенанасы өстәл хәстәрләп куйган. Сәвия эшнең нидә икәнен  аңлап алуга, чыгып качмакчы була. Тик Фирдүсе җибәрми. Каенанасы да,  киленем бул инде, ди.

– Төнге беренче яртыда мулла чакыртып никах укыттылар.  Шөкер, гаилә коруыбызга – 30 ел. Начар яшәмәдек. Каенанам белән 23 ел бергә тордык.  Ирем дә бик акыллы булды, – ди Сәвия.

1994 елның гыйнварында Сәрияне дә урлап алып кайталар. Булачак ире Илфат белән туйга баралар. Шуннан егет кызны үзләренә алып кайтып китә. Иртәгесен никах укыталар.

– Безне әле дә бер-беребез белән бутыйлар. Сәрия безгә килсә, «Сәвия, кая бардың?» – дип сорыйлар.  Пардан да киенгәч, кеше танымый инде, – ди ул. – Әле ярый бер авылга кияүгә чыкканбыз. Бөтен тормыш бергә безнең. Аралашып яшибез. Зур эшләрне бергәләп башкарабыз. Мин ансыз, ул минсез тора алмый. Сәрия авырып китсә, шундук авырганын сизенәм. Ул да минем хәлемне шулай сизенеп тора. Мин  күрше авылдагы картлар йортында эшлим, Сәрия мәктәптә идән юа, – ди Сәвия.

Ринат – Булат

Әниләре Алзилә апа Сәмигуллова сөйләвенчә, аларның нәселләре дә игезәкләргә бай булган.  Иренең энесе дә, үзенең әбисе дә игезәк сыңары була.

– Табиб, ике бала, дигәч, ышанмадык. Ул чакта улыбыз Илгизәр бар иде. 2002 елда Ринат белән Булатны алып кайттым. 2008 елда кызлы да булдык, – ди Алзилә. – Икесен бергә имезгән чаклар да булды. Бик авыр иде. Әле ярый каенанам булды. Аңа рәхмәт. Малайларны ул үстереште. Алдына гел утыртып, халат итәге тузып бетәр иде.

Шөкер, егетләр икәү бергә хәрби бурычларын да үтәп кайткан. Элегрәк үзара тыныша алмасалар, сугышып та алсалар, армия  үзгәрткән. Бер-берсенә бик якынайганнар.

– Аларны кеше аера алмый. Мин күзләреннән таныйм. Берсенеке зәңгәр, икенчесенеке күк, – ди әниләре. – Әле бер балам да гаилә кормаган. Улларым абыйлары белән Казанда яши. Икесе бергә МЧСка эшкә керделәр. Игезәк оныклар сөярмен әле дигән уем бар.

Альберт, Альфред, Алия

Фәридә һәм Рәшит Өметбаевлар өчләтә бәхетле. Улларына иптәш алып кайтабыз дип, алар берьюлы өч сабыйга гомер бүләк итә. Апас табиблары беренче УЗИда ике бала күрсә, икенчесендә, өчәү, дип кайтара.

–  Ирем, үстерербез әле, диде. Миңа шул сүз җитә калды, – дип сөйли Фәридә апа. – Табиблар балаларны үземә таптырмады, Казанга җибәрделәр. Анда инде балаларны ярып алдылар. Малайларым бик елак булды. Ирем белән бергә карадык. Ул чакта  ике улым бар иде. Олы улым Ринатка – 12, икенчесе Айратка 7 яшь иде. Мунчадан берәм-берәм ташыганда,  Ринат  туганнарын карап торды. Үстерү җиңел булмады. Ничек тә тырыштык. Ул чакта керне дә кул белән юа идем. Игезәкләрне бакчага урнаштыргач, азрак ял күрдем.

Ул чакта, өч бала таптың дип, бүләкләр бирү булмаган. Гаилә, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевтән дип, өчесенә дә 5әр мең сум акча бирүләрен бик шатланып искә ала.

Альберт белән Альфред бер-бер артлы өйләнгән. Әлегә бәбиләре юк. Әмма киленнәрнең игезәк бала сөясе килә, ди.

– Алия беренче туды. Аны «апагыз» дип әйтәм. Ул башкачарак. Ә менә малайлар бер-берсенә бик бәйләнгән. Хәтта сукыр эчәкләренә дә бер-бер артлы операция булды. Бер атна эчендә икесе дә хастаханәгә эләкте. Алар гел бергә. Алга таба да бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр иде, – ди Фәридә апа.

Фәридә апаның Ринаты үз гаиләсен корган. Айраты – махсус хәрби операциядә. Әле менә ялга кайтып киткән.

– Баштарак кыен иде. Хәзер ияләштек инде. Казанда эштә дип үземне юатам, – ди Фәридә апа. – Баланың һәркайсы газиз. Бер генә теләк – исән-сау булсыннар! Әти-әниләргә алар тормышына сөенеп яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү