Алексей Песошин Сталинград сугышында җиңү көне белән котлады

2 февраль – Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу җәһәттән сугыш ветераннарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне белән тәбриклим!” – диелгән котлауда. – Бу көн Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның батырлыгы, фидакарьлеге һәм какшамаслыгы символына әйләнде.

Совет солдатлары һәм офицерлары, шулай ук Сталинград – герой-шәһәр халкы Ватанны фашист илбасарларыннан азат итү хакына кан койган. Аларның фидакарьлеге, каһарманлыгы һәм илебезгә тугрылыгы алдында баш иябез!
Бу көн безгә хөрлек һәм бәйсезлек өчен көрәштә совет халкының аяусызлыгын искә төшерә. Бүген без Ватаныбыз өчен яу кырларында ятып калганнарның истәлеген ядь итәбез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына эчкерсез ихтирам-хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгын беркайчан да онытылмаячакбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!”


Фикер өстәү