Алексей Песошин читтә хезмәт бурычын үтәгәннәрне искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

15 февраль – илебездән читтә хезмәт бурычын үтәгәннәрне искә алу көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин газета аша мөрәҗәгать белән чыкты.

«Бу көнне без хезмәт бурычы буенча төрле елларда илебездән читтә хәрби низагларны җайга салуда катнашкан фидакарьләр алдында баш иябез, – диелә котлауда. – Хәрби-интернационалистлар үзләренең батырлыгы һәм ныклыгы белән Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист гаскәрләрен җиңгән ата-бабаларыбызның шанлы үткәненә лаеклы булуларын раслады. Алар илебезгә хезмәт итүдә үрнәк булып, сугышчан батырлык, профессионализм һәм авыр вакытларда бер-береңә таяну үрнәкләрен күрсәтте. «Кайнар нокта»ларда хәрби бурычын үтәгәндә 25 мең кешенең гомере өзелгән. Ватаныбыз хакына гомерен дә кызганмаган каһарманнарның якты истәлеген онытмыйбыз, исән-имин әйләнеп кайтучыларга гаять зур ихтирам-хөрмәт хисләре белән баш иябез. Илебездән читтә хезмәт итеп, туып үскән якларына исән-имин әйләнеп кайтучыларның һәммәсен эчкерсез котлыйм һәм аларга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!»


Фикер өстәү