Батырлык мифка әйләнмәдеме?

15 февраль – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел

Шәхесләрне туган һәм вафат булган көннәрендә искә алу, билгеле бер даталарда һәйкәлләргә чәчәк салу җәмгыятьтә йолага әйләнде. Искә алабыз да онытабыз. Тарихка мондый карашның нәтиҗәсе нинди булыр? Без үткәннәрдән сабак ала беләбезме? Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне алдыннан галим Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Искәндәр абый, бүген батырлык төшенчәсенең мәгънәсе тоныкланмадымы икән?
– Батырлык, каһарманлык төшенчәләренең кыйммәте, чыннан да, соңгы вакытта кимеде. Монда безгә җитдилек җитеп бетми. Дөрес, батырлык төшенчәсенең тоныклануында сугышта катнашкан кешеләрнең саны кимү дә зур роль уйный. Сугыш акрынлап мифка әйләнеп бара. Әйтик, 1812 елгы сугыш турында кешеләрдән сорашсак, кайберләре гусарларны искә төшерергә мөмкин, кемнәрдер «Гусарская баллада» фильмын әйтер, маҗара дияр, ләкин абсолют күпчелек аны сугыш, үлем, трагедия, фаҗига дип искә алмаячак. Бу – табигый күренеш. Кеше тарихны бәяләгәндә өстән-өстән генә фикер йөртә, әллә нинди тирәнлеккә кереп китми. Шул рәвешле сугыш куркыныч сыйфатын югалта. Ни кызганыч, җәмгыять әлеге фаҗигале мисалларда тәрбияләнми. Шуңа каһарман дигән сүз асыл мәгънәсен югалта.

– Җәлил батырлыгы да шушы язмышка дучармы?
– Бу – гомум тенденция. Бәлки җәлилчеләр батырлыгы ул дәрәҗәдә тоныкланмагандыр әлегә. Чөнки әдәбият белгечләре дә, тарихчылар да җәлилчеләрне искә төшереп тора. Үзебезнең ритуалларыбыз да бар: халыкка «Моабит дәфтәрләре»н чыгару, үлем көнендә һәйкәленә чәчәкләр салу – болар хәтерне яңартып торырга ярдәм итә. Ләкин яңа буынның дөньяга, җәмгыятькә, шәхескә карашы бөтенләй үзгә. Аларда ирония, өлкәннәр сөйләгәнгә бик ышанмау да бар. Ничек кенә булса да, тарихи хәтер барыбер сакланырга тиеш.

– Сезнеңчә, Муса Җәлилнең әсирлектәге иҗаты тулысынча өйрәнелдеме?
– Мин Җәлил иҗатын да, шәхесен дә тирәнтен өйрәнгән шәхес түгел. Германиядәге архивларда фаҗигале сәхифәләрне, татарларның фаҗигасен, Идел-Урал легионы тарихын, әсирлектә булган татарларның язмышын өйрәндем. Муса Җәлил турында яңа документлар табылыр дип хыялландым. Кызганыч, Муса Җәлилнең кулга алынганга кадәр тормышына караган газеталар да юк. Муса 1943 елның августында кулга алына. Ә Идел-Урал легионында «Идел-Урал» газетасы чыгып килә. Пропагандага корылган, нигездә буш басма инде ул. Ләкин татар традицияләренә хас булганча, анда мәкаләләр дә, матур әдәбият та басылган. 1943 елның августына кадәр шушы газетаның бер саны да сакланмаган. Әлеге басма 1942 елның ноябреннән 1945 елның мартына кадәр нәшер ителгән. Китапханәдәге нөсхәләр 1943 елның августыннан гына башлана. Монда фараз гына кылып була.

– Германиядә татар тарихына караш нинди?
– Татарларга караш бик очраклы. Гадәттә, зур илләрнең башка халыклар белән кызыксынуы сәяси вазгыятькә бәйле. Ул я кинәт кенә үсеп китә, я суына. Татарлар белән кызыксыну исә, нигездә, юк дип әйтеп була. Сәясәтчеләр өчен дә, тарихчылар өчен дә татар халкы шактый экзотик тема. Ләкин гомумтюркологияне алсак, кызыксынучы энтузиастлар бар. Әйтик, Чыңгызхан тарихын өйрәнүчеләр бу темага кагылганнар. Гитлер чорында, гомумән, кызыксыну арткан, чөнки алман галимнәре арасында төрки халыклар булачак сугышта ярдәм итә алырлар дигән фикер яшәгән. Нәтиҗәдә 1936 елда профессор Герхард фон Менденең «Русия төркиләренең азатлык өчен көрәше тарихыннан» дигән китап басылып чыккан. Анда Урта Азия һәм татарлар тарихы чагыла.
Гомумән, татарлар турында нинди дә булса мәгълүмат һәр чорда булган. Әйтик, XIX гасырда татарлар хәтта открыткаларда да чагылдырылган. Әмма варварлар кыяфәтендә. Ул кысык күзле, куркыныч. Ә инде «салкын сугыш» чорында милли хәрәкәтләр белән французлар да, башка илләр дә кызыксына башлый.
Беренче Бөтендөнья сугышын искә алыйк. Әлеге фаҗигадә бик күп татарлар әсирлеккә эләгә. Берлин янындагы лагерьда 12 мең татар әсире тотыла. Аларга мәчет төзелә, имам булып Галимҗан Идриси дигән милләттәшебез тора. Немец галимнәре биредәге мөселманнарны өйрәнгән һәм ниндидер шартлар да тудырган. Мәчетне әйттек, шулай ук «Татар иле» дигән газета, брошюра, алар өчен махсус чаралар уздырылган. Иң әһәмиятлесе, бу чорда алман галимнәре татар телен фәнни яктан өйрәнә башлый. Алар татар җырларын, әкиятләрен, мәкальләр, төрле сөйләшләрне яздырып алганнар. Бу эш алманча төгәллек белән башкарылган. Әлеге язмалар Берлин архивларында хәзер дә саклана. Бу эшне башкарган галимнәрнең берсе Готтхольд Вайль соңрак әлеге текстларны алман теленә тәрҗемә итеп, филологик яктан эшкәртеп бастырып чыгара. Бу басма бездә дә басылып чыкты. Шуннан соң Вайль 1918–1927 елга кадәр Берлин университетында татар телен укыта. Соңрак аңа шушы университетта стоматология бүлегендә укыган Бәдри Камалетдин булыша.

Гисен университетында профессор Марк Кирхнер эшли, ул Татарстанга 2006 елда килеп, Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган тантанада татарча чыгыш ясап тарихта калды. Әлеге чарада Беренче Президент Минтимер Шәймиев, язучы Чыңгыз Айтматов та бар иде. Маркның татарча чыгышына бөтен зал хәйран калды. Ул хәзер инглиз телендә татар теле дәреслеген яза, алман җәмәгатьчелеге өчен «Моабит дәфтәрләре»нең фәнни-әдәби басмасын әзерләү нияте белән йөри. Әлегә финанслау мәсьәләсе тоткарлап тора. Без дә аңа бу эштә ярдәм итәчәкбез.
Аңлашылганча, татар белән кызыксыну сәяси вазгыятькә, ә иң мөһиме аерым кешегә бәйле.

– «Моабит дәфтәрләре» Татарстанга тулаем кайттымы?
– Тарихчы фактларга таянып эш итә. Бу очракта мин, әйе, дип тә, юк, дип тә әйтә алмыйм. Минемчә, чит илдә эзләүнең мәгънәсе юк. Бәлки аерым эмигрантларның китапханәләрендә нәрсә дә булса саклангандыр. Бәлки… Ләкин эмигрант китапханәләре – безнең өчен зур проблема. Хикмәт шунда, ул чор эмигрантлары хәзер инде исән түгел. Аларның балалары, кызганыч, татар булудан тукталган. Мәсәлән, Әхмәт Тимер архивы. Аның варислары ул китапханәне пыр туздырды, дип әйтеп була. Яисә Шәфи Алмас. Әлбәттә, каршылыклы шәхес. Кызлары Төркиядә яши һәм аларда бу җәһәттән бернинди кызыксыну юк. Каршылыклы фигураларның берсе – Гариф Солтан. Заманында архивын Казанга алып кайткан идем. Шау-гөр килдек, интервьюлар алдылар. 3–4 ай узганнан соң ул архивны Гариф Солтан кире кайтаруны сорады. Мин аны кайтарып бирдем. Шуннан Гариф Солтан вафат булды, кызы әтисе архивын Американың Стэнфорд университеты архивына юллаган. Безнең өчен бу архив югалды дигән сүз.
Без – төрле илләргә сибелгән халык. Ләкин бездә чит илләрдә татарларны барлау программасы да, исәбе дә юк. Кемдер очраклы рәвештә архивын тапшырса, рәхмәт әйтәбез, әмма бу эш системалы рәвештә алып барылмый. Омтылышлар булды. Эмиграция тарихы музее оештырырга да теләделәр. Ләкин барыбер кузгалыш, хәрәкәт юк. Ә бит ел саен күпме документ юкка чыга.

– Әңгәмә башында батырлыкны аңлау кими дип әйттек. Бу процессны ничек туктатып була?
– Яшерен-батырын түгел, монда кадрлар кирәк. Җәлилчеләрне өйрәнүче дә калмады бит. Элек Рафаэль Мостафин бар иде. Янып-көеп шушы теманы өйрәнгән ихлас кеше иде. Соңгы җәлилче Хәнәфи Бәдигый да китеп барды. Тарихны яратучы энтузиастлар калмады. Яшьләр бу темалар белән кызыксынмый. Шуңа күрә бик күп темалар юкка чыгу алдында. Галим Айсылу Кәбирова бакыйлыкка күчте. Аннан соң Бөек Ватан сугышын өйрәнүче татар галиме бармы? XVIII йөз тарихын өйрәнүче бер-ике кеше бар әле. XIX йөздә бер галим… Совет чоры – шулай ук тарих, ләкин аны өйрәнүче күренми. Безгә планлы рәвештә галимнәрне әзерләргә кирәк. Бу – барыбызга да кагылган гомуми проблема. Шуны тәртипкә салуны булса да оештырырга кирәк.
Шунысы да бар, бу проблеманы барыбыз да беләбез, ләкин кузгатмыйбыз. Татар телле кадрлар, гарәп язуын белүче галимнәр җитми. Архивларда нинди генә документлар юк бит! Кабатлап әйтәм, ярый инде аерым темаларның энтузиастлары бар. Әмма тотрыклы рәвештә шөгыльләнү юк. Тарихка уртак караш җитеп бетми. Монда без бөтенебез дә гаепле.
Тарихи белемнең әһәмияте кимеде. Без аны күбрәк корал итеп кенә файдаланабыз. Кирәк чакта искә төшә, кирәк булмаганда – ул юк. Тарихның әһәмиятен аңласак, җәмгыять сәламәт булыр иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү