Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж судында була

Иртәгә, 15 февральдә, ТР Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж суды бинасында була.

Хушлашу мәрасиме 9.30 сәгатьтә Казан, Ново-Песочная урамы, 40нчы йорт адресы буенча башлана. Бу хакта  Арбитраж суды коллективы имзалаган кайгынамәдә әйтелгән.

Рәшит Сәлахов бүген, 14 февральдә, 80 нче яшендә вафат булды. Аның вафаты сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде.

Рәшит Ислам улы Сәлахов 1941 елның 17 декабрендә Татарстан АССРның Апас районы Иске Борнаш авылында туган. 1972 елда «Хокук белеме» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Рәшит Сәлахов суд системасында 38 елдан артык эшләде, шуларның 25 елдан артыгы — җитәкче урыннарда. Ул 1973 елның мартыннан 1986 елның мартына кадәр — ТАССР Югары суды әгъзасы, 1986 елның мартыннан 1986 елның апреленә кадәр — Казанның Совет район суды халык судьясы, 1986 елның апреленнән 1993 елның декабренә кадәр — Казанның Совет район суды рәисе, 1993 елның декабреннән 1996 елның маена кадәр — Татарстан Югары суды рәисе урынбасары, 1996 елның маеннан 2011 елның декабренә кадәр ТР Арбитраж суды рәисе булып эшләгән.

«Сәлахов Рәшит Ислам улы турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», — диелгән кайгынамәдә.

 


Фикер өстәү