Волонтер-медиклар табибларны һәм пациентларны Мәхәббәт көне белән котлады

Волонтер-медиклар бөтенроссия акциясенә кушылды һәм 7нче шәһәр хастаханәсе табибларын һәм пациентларын Мәхәббәт көне белән котлады.

Волонтер-медиклар хастаханә хезмәткәрләренә һәм пациентларга чәчәк һәм валентинкалар бүләк итте.

«Бу Мәхәббәт көнендә без сезгә изге эшегез өчен зур рәхмәт, кайгырту һәм ярату белдерәсебез килә. Сез — чын геройлар, сезгә тагын бер тапкыр „Бик зур рәхмәт!“ дип әйтәсем килә», — диде Татарстан Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге белгече Тимур Галәветдинов.

Хастаханә табилары волонтерларга бу акцияне оештырулар өчен рәхмәт әйтте.

«Мин бөтен госпиталь исеменнән волонтерларга шундый яхшы бәйрәм ясаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең пациентлар бик шат, бу бүләк өчен сезгә зур рәхмәт», — диде хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева.

Авыр пандемия елы кешеләрне бер-берсенә шактый якынайтты, кешеләр үзләренең якыннарына һәм туганнарына гына түгел, дусларына, танышларына, күршеләренә һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләргә, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗларга да ярдәм итте.

#Безбергә акциясе битараф булмау һәм катнашу символы булды, йөзләрчә мең кешене берләштерде, ә миллионнарны бер-берсенә якынайтты.

/Татар-информ


Фикер өстәү