Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте

Бүген Казан КремлендәТатарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мәҗлес Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үткәрелде.

Бу чара Татарстанда инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелде.

Башта республиканың чәчәк атуына аерым өлеш керткән һәм лаеклы үсеп килүче буынны тәрбияләгән 2023 елның иң яхшы гаиләләре турында кыска фильм күрсәтелде.

Рөстәм Миңнеханов, кабул итүдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә – күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт династияләре яшәвен әйтте. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр.

«Без Гөлсинә Әхәт кызы белән сезне – Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре вәкилләрен – Казан Кремле диварларында бик рәхәтләнеп сәламлибез. Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши — бу күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт династияләре. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Сез ата-ананың искиткеч һәм җаваплы хезмәтен — бик яхшы балалар тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз. Безнең бурыч – традицион гаилә кыйммәтләрен һәм зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсен киң таратуны тәэмин итү», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, безнең республикада 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы химаясе астында уза. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечегә милли мәдәни традицияләр, кыйммәтләр һәм туган тел тапшырыла.

«Бүгенге кабул итүгә төрле һөнәр һәм тармакларның хезмәт династияләре чакырылган. Сез шәхси үрнәгегез белән илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялисез. Уллары махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез улларыгызны чын геройлар — тугры һәм батыр патриотлар итеп тәрбияләгәнсез. Һичшиксез, үз Ватанына, үз халкына мәхәббәт һәм тугрылык гаиләдә тәрбияләнә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елында да балаларыбызны тәрбияләүче һәм өйрәтүче укытучыларның һәм педагогларның игелекле хезмәтләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Сезнең кулларда Татарстан балаларының язмышы, димәк, безнең киләчәгебез!»,- дип дәвам итте Татарстан Рәисе.

Республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: «Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буынга, яңа гына үз гаиләләрен коручы яшьләргә үрнәк булып тора. Сәламәтлек һәм иминлек теләкләүләребезне кабул итегез. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу атмосферасы булсын!»

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең дәүләт бүләген – дүрт бала тәрбияләүче Гыйльморадов Мансур Сарим улынаһәм Лилия Николаевнага «Ата-ана Даны» ордены медален тапшырды (Лениногорск муниципаль районы).

Бүләкләргә шулай ук дүрт бала тәрбияләүче Фәретдинов Айдар Рафис улы һәм Гыйләҗева Гөлназ Тимергали кызы (Түбән Кама муниципаль районы); биш бала тәрбияләүче Әхмәдишин Рөстәм Линар улы һәм Фазлыева Гөлнар Заһит кызы (Казан шәһәре) лаек булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «Ата-ана даны» медале белән 13 бала тәрбияләүче Елизаровлар Евгений Геннадьевич һәм Екатерина Николаевна (Зеленодольск муниципаль районы); 10 бала тәрбияләүче Ермолаевлар Юрий Аркадьевич һәм Наталья Ильинична (Чистай муниципаль районы) бүләкләнде.

Җавап сүзе белән Гыйльморадовлар гаиләсе чыгыш ясады. Гаилә башлыгы Мансур Сарим улы Гыйльморадов билгеләп үткәнчә, гаиләләр бәйрәме республикада искиткеч традициягә әверелде. «Бу авыр вакытта гаилә ышанычлы таяныч урыны булып тора, — диде ул. — Быел безнең гаиләгә 23 ел булды, дүрт балабыз бар. Бүген без алган медальләр — югары бүләкләр. Сер түгел, балаларны тәрбияләү — ата-аналардан фидакарьлек, сабырлык һәм үз-үзләрен тәрбияләүне таләп итә торган җаваплы хезмәт. Балага игелек, тырышлык кыйммәтләрен җиткерү мөһим. Без, ата-аналар, үз үрнәгебез белән көннән-көн бу кыйммәтләргә тугрылыкны исбатларга тиеш. Барлык гаиләләргә тынычлык, мәхәббәт, сәламәтлек һәм иминлек телим», — диде ул.


Фикер өстәү