Миңнеханов Зөя өстендә очкан һава шарлары фотосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һава шарлары фестивалендә катнашучылар төшергән фотоны үзенең язылучылары белән уртаклашты. Зөя күренешләре сурәтен ул үзенең телеграм-каналында күрсәтте.

«Бүген һәм иртәгә Казан янында һава шарлары фестивале уза! Күрсәгез, фотолар белән уртаклашыгыз!»— дип язылган фото астында.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә. Бу көннәрдә Казанга илнең һава шарында иң яхшы очучылары җыелды. Алар арасында биеклек буенча хатын-кызлар зачетында (5 км) Россия рекордсмены Виктория Аршава да бар.

 


Фикер өстәү