Рөстәм Миңнеханов: «Йолдызлык» проекты — илебезнең иң яхшы проектларының берсе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» XXIV еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын карады.

Чара традицион рәвештә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясе астында үткәрелә һәм талантлы балалар һәм яшьләрне иҗади тормышларына ярдәм итүче заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы фестиваль хәрәкәте булып тора. Фестиваль 2001 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый. 2016 елдан фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе астында үткәрелә.

Гала-концертта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, фестивальдә 65 меңгә якын бала катнашкан, һәм ел саен бу сан шундый ук булып кала.

«Бу — җирле педагогларның, мәктәпләрнең, ата-аналарның, муниципалитетларыбызның зур хезмәте. Һәм, әлбәттә, бу Дмитрий Туманов командасының эше. Алкышлар аңа», — диде Рөстәм Миңнеханов, залга мөрәҗәгать итеп.

«Әмма иң мөһиме -күз алдыгызга китерегез, әгәр мондый конкурс булмаса, Әлки яки Әгерҗе балалары ничек килеп, үзләрен күрсәтә алырлар иде?» — дип риторик сорау бирде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар өчен иң мөһиме — яхшы тәрбия алу. «Әлбәттә, бу яхшы тәрбия. Иҗат белән мәшгуль кешеләр — алар лаеклы тәрбия ала һәм беркайчан да начарлык эшләмәячәк, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, «Йолдызлык» проекты — илебезнең иң яхшы проектларының берсе. Һәм без аның белән горурланырга һәм бу байлыкка сак карарга тиешбез. Һәм, әлбәттә, яшьләребезгә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә».

«Әйе, катнашучыларның барысы да гомерен сәхнәгә багышламаячак. Әмма балачагыңда һәм мәктәптә укыганда файдалы нәрсәгә өйрәнсәң, һәркем өчен күңелле, — диде Татарстан Рәисе. — Әти-әниләрегезгә тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтегез. Тәрбиянең нигезе — һәрвакыт гаилә. Бездә Гаилә елы уза, бу бик мөһим. Гаиләдә бер-береңә ярдәмләшү рухы булырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестиваленең барлыкка килүендә һәм алга таба чәчәк атуында Дмитрий Тумановның (фестивальнең генераль продюсеры) төп ролен ассызыклады. «Туманов һәм аның командасы инде күп еллар безнең белән. Аның эше — республикабызга хезмәт итү һәм балаларга хезмәт итү. Әйдәгез аңа алкышлар! Һәр эштә дә әйдәп баручы булырга тиеш! Бу дөрес тә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без балаларыбыз белән горурланабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. Сез — безнең киләчәгебез! Алкышлар сезгә. Бүген монда килгәннәргә дә, монда килмәгәннәргә дә. Бу конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт!»

Рөстәм Миңнеханов Гран-при ияләренә бүләкләр тапшырды.

Фестивальнең гала-концерты өч сәгатькә якын дәвам итте, төрле номинацияләрдә фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләре сәхнәгә чыга. Җиңүчеләрне җиде юнәлеш буенча бүләкләделәр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырның иң яхшы музыкасы», «Җырның иң яхшы тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип». Бүләкләрнең берсен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, быел ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гран – при ияләре: «Хореография» номинациясендә – «Зөбәрҗәт шәһәр» эстрада биюе студиясе (Казан), җитәкчеләре – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Э. Р. Кәлимуллина һәм А.И. Кәлимуллин; «Вокал» номинациясендә – «Фантазия» вокаль ансамбле (Азнакай), җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхуллина Э.И.


Фикер өстәү