Казанда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы узачак

Татарстанның төп мәдәни вакыйгаларының берсе – «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате XXII ачык республика яшьләр фестиваленең тантаналы гала-концерты якынлаша. Анда катнашучыларны 9–13 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясендә узачак суперфинал билгеләячәк.

Сәхнәләрдә чын иҗади баталия башлана, анда бөтен республикадан иң талантлы балалар  «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтәчәк.

Бу катнашучыларның барысы да проектның ун зона этабында сайлап алынган. Сайлап алу турларында чыгыш ясаган 20 меңгә якын баланың 5,5 меңе Казанда чыгыш ясаячак. Зона этапларының видеоязмаларын «Созвездие – Йолдызлык» YouTube каналында табарга мөмкин. Шулай ук Pro.культура.РФ сайтында һәм ТНВ телеканалында проектның зона гала-концертлары трансляцияләнә.

Фестиваль финалистларына мәдәни программа әзерләнгән: балаларга төрле фильмнар күрсәтеләчәк. Моннан тыш, аларга «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе репертуары спектакльләре һәм программалары тәкъдим ителә.

«Аллаһы Тәгалә кешегә талант бүләк итә, ә ул аннан файдаланмый икән, мөгаен, бу иң зур фаҗигадер. Шуңа Татарстанның «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте аның өметен аклый торган структураны булдырды. Безнең балалар – безнең яшәешнең, бүгенгенең генофонды, аларда – киләчәк», – ди фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Сайлап алу турлары вакытында балалар үзләренең талантларын гына күрсәтеп калмыйча, укуларын да дәвам итте: проект кысасында фестиваль хәрәкәте мәктәбен узган артистлар барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде. Моннан тыш, сайлап алу комиссиясе әгъзалары тарафыннан педагоглар өчен «түгәрәк өстәл»ләр уздырылды.

Балаларга фестивальнең гала-концертында катнашу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Әлеге чара 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Төп сәхнәдә җиңүчеләрнең исемнәре, шулай ук быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан оештырылган «Милли мәдәниятне саклау өчен» махсус приз ияләре билгеле булачак. Бу призга лаек булган талантлар әлеге ансамбль белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылачак. Шулай ук җиңүчегә профессиональ тавыш яздыру студиясендә җыр язу мөмкинлеге дә бүләк ителәчәк.


Фикер өстәү