Газетага язылу

Җәй исе: стилист Регина Сәлаховадан киңәшләр

Гүзәл затларның җәйге җиңел күлмәкләренә, ачык иңбашлары, чираттагы ял кәефенә хушбуйның ниндие килешә? Стилист Регина Сәлахова киңәшләре болайрак. Елның иң җылы фасылында түбәндәге исләр иң кулае булып санала.

Җәй исе: стилист Регина Сәлаховадан киңәшләр

Чәчәк исе

Инҗир белән чәчәк исе. Эсседә, аеруча кичен гүя бөтен тәнне йомшак кына төреп алып, искитмәле образ тудыруга ярдәм итә.

 

Яшел чәй исе

Эсседә салкынчалык, дымлылык бөрки.

 

Җиләк-җимеш исе

Җәен чия, шәфталу, маракуйя кебек җиләк-җимеш исе бик урынлы. Аларның җиңелчә хуш исе зарыгып көтелә торган яисә инде килеп тә җиткән ял кәефенә бик туры килеп тора.

 

Яңгыр һәм яшен исе

Озон исе яшеннән соңгы саф, салкынча, бераз гына дымлы һаваны хәтерләтә. Мондый ис чисталык-пөхтәлек, хөрлек хисләре барлыкка китерә.

 

Игътибар! Эсседә җиңелчә исле хушбуй да башны авырттырырлык дәрәҗәдә аңкырга мөмкин. Шуңа күрә аны тидереп кенә алырга кирәк. Колак йомшагы артына, чәчкә, беләзеккә яки тез астына сөрткән очракта хуш исләре бик җиңел һәм табигый килеп чыгачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре