Газетага язылу

Рус теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле

Республикада рус теле һәм математика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле.

Быел чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы 16 314 укучы рус теле буенча БДИ тапшырган. Уртача балл – 66,66 (узган елда – 65,05). 40 укучы минималь балл җыя алмаган. 71 е (былтыр – 31) рус теле буенча 100 балл туплаган.

Профильле математика буенча имтиханны барлыгы 9595 укучы тапшырган. Уртача балл – 71,40 (2025 елда – 68,68). 152 укучы минималь балл җыя алмаган. Ә 137 се (былтыр – 11) әлеге фән буенча 100 балл туплауга ирешкән.

 

База дәрәҗәсендәге математикадан исә җәмгысы 6700 укучы БДИ тапшырган. Уртача билге – 4,39. Шул ук вакытта 98 бала имтиханны бирә алмаган.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре