300–400 грамм сарымсакны чистартып, иттарткычтан чыгарып, бер литрлы банкага салырга һәм тулганчы үсемлек мае өстәргә. Аны ике атна караңгы урында төнәтергә, ара-тирә болгаткалап торырга кирәк. Аннары шуны 4 кат марля аша сөзеп, сарымсаклы майны остеохондроз вакытында авырткан урыннарга, артроз вакытында буыннарга сөртергә мөмкин. Әлеге шифалы катнашманы йоклар алдыннан сөрткәч, полиэтилен пакет каплап, җылы шәл яки шарф белән урап, иртәнгә кадәр тотарга кирәк. Бу процедураны хәл җиңеләйгәнче кабатларга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез