Газетага язылу

Резеда Әхиярова: «Башыма килгән уйларым – көйләремдә»

Татар музыкасын яңа төсмерләр белән баеткан композитор ул. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Резеда Әхиярованың иҗаты татар музыка сәнгатендә аерым урын алып тора. Ул иҗат иткән әсәрләр татар операсына һәм балетына яңа сулыш өрде.

Резеда Әхиярова: «Башыма килгән уйларым – көйләремдә»

Композиторның 1980–1990 нчы елларда язган «Зәңгәр томан», «Ак кәгазь», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Бәхетле булыгыз», «Кәгазь көймә» кебек җырларын халык бүген дә онытмый. Алар яшьләр арасында да популяр. Резеда Әхиярова күптән түгел үзенең юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп узды.

– Юбилеегызны нинди кәеф белән каршы алдыгыз?

– Һәр ел саен яшебез арта бара, ел саен ниндидер нәтиҗә ясыйсың. Ләкин быел юбилей елымда мин үземә бүләк ясадым. Дәрдмәндкә багышланган операны тәмамладым. Ул Ренат Харис либреттосына язылды. Апрель аенда яңа операның режиссеры Иркин Габитов белән очраштым.

– Без аны кайчан һәм кайда күрә алачакбыз?

– Ул үзебезнең опера һәм балет театрында куелачак. Кайчан икәнлеге театр планында хәл ителә. Без әзер.

– Композитор буларак Дәрдмәнд образын сез музыка ярдәмендә ничек ачтыгыз?

– Хәзер бар серләрне дә сөйләргә теләмим. Дәрдмәнд – минем өчен бөек шәхес, кабатланмас шагыйрь. Аның иҗаты үзенчәлекле. Кеше буларак ул җитди дә, хисле романтик та. Ренат абый либреттода, мин музыка аша аны төрле яклап ачарга тырыштык, әти буларак та күрсәттек.

– Сез тормышта шундый йомшак, гел елмаясыз, тыныч. Ә опера һәм балеттагы музыкагыз ир-атлар гына яза алырдай көчле рухта килеп чыга. Тарихи вакыйгалар, бәрелешләр, геройларның характерын зур осталык белән җиткерәсез. Ничек иҗат итәсез?

– Бу, мөгаен, минем холкыма бәйледер. Тормышта кечкенә генә, йомшак кына булсам да, эчке дөньям башка. Опера иҗат иткәндә мин шундагы шәхесләр булып яши башлыйм. Шул ук Аксак Тимер, Бату хан, Сөембикә, Тукай, Фатих Әмирхан булсын, аларның характерын, көчен тоеп, күзаллап язам, холыкларын күрсәтергә телим.

Сез андый музыканы язганда нинди халәттә буласыз?

– Бөтен уй-фикерләрем, эчке дөньям белән шул музыкага чумам. Эш процессында ирем Олег бүлмә ишеген әз генә ачып караса да: «Ишекне яп, карап торма», – дип әйтә идем. Ул: «Ярый, ярый, яз», – дип елмаеп ябып куя иде. Музыка иҗат иткәндә башымда төрле уйлар кайный һәм мин бүлдергәнне яратмыйм. Олег моны аңлый иде. Әгәр алынам икән, ул эшне эшләп бетермичә туктамыйм. Мин зур әсәрләр язарга күнеккән. Моның өчен характер кирәк. Аны җыр язу белән чагыштырырга ярамый. Җырны язасың, җырчыга бирәсең, ул яңгырый башлый. Ә опера, балет өчен язылган әсәрләрнең җимешләре булсын өчен берничә ел узарга тиеш. Һәм мин моңа әзер. Ике-өч ел да, күбрәк тә көтә алам.

– Димәк, сез премьералардан соң мактау сүзләре дә өмет итмисез?

– Юк, мин ул турыда уйламыйм да. Минем өчен иң мөһиме – үз эшемне дәрәҗәле, сыйфатлы итеп башкару. Башыма килгән барлык уйларым музыкамда яңгырарга тиеш. Бу – үз алдыма куйган максатым һәм мин үземә ышанам.

– Опера яисә балет өчен музыка язарга күпме вакыт кирәк?

– Ким дигәндә бер ел.

–  «Сөембикә» операсыннан соң бик күп тәнкыйть сүзләре яңгырады. Ул фикерләр сезнең күңелегезгә тидеме?

– Юк. Иң мөһиме – карасыннар. Сөембикәне һәркем үзенчә ярата. Без Ренат абый белән аны үзебезчә күрсәттек. Бәлки Кошчак образы да кемнәргәдер ошамагандыр. Ә бит андый кеше булган, хисләр дә булган. Сөембикә дә –чибәр, яшь ханым. Шуңа күрә без шул мөнәсәбәтләрне дә сурәтләргә булдык. Чөнки операда бәрелешләр, драматик үрелешләр булырга тиеш. Шуңа күрә кемгәдер нәрсәдер ошамаска да мөмкин. Тәнкыйть язучылар арасында операны карамыйча язучылар да булды. Алай ярамый бит. Килсеннәр, карасыннар, без алар белән фикер алышырга да әзер. Мин Сөембикәне бик яратып яздым. Ул хатын-кыз башы белән дәүләт өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Сөембикәне лирик яктан да, драматик яктан да күрсәттем. Ул – патшабикә, үз дәрәҗәсен белә торган ханым. Операның сценографиясе дә бик уңышлы булды.

– Ренат абый – бик таләпчән, шулай ук характерлы шәхес. Аның белән уртак телне ничек табасыз?

– Миңа Ренат абый белән эшләү бик җиңел. Без өч опера, ике балет яздык. Бу бит – гаҗәеп зур эш. Аны иҗат иткәнче меңләп җыр язарга, популяр булып, акча эшләргә мөмкин иде. Безнең холыкларыбыз бик охшаган. Мин дә таләпчән. Бер идея барлыкка килсә, шуны эшләп бетермичә туктамыйм. Иртән торам да иҗат итә башлыйм һәм ахырга җиткергәнче урынымнан да тормыйм дияргә була. Ренат абый да – нәкъ шундый кеше. Аңа хәзер 85 яшь. Ә ул көн саен эшли. Быел гына да җиде поэма язды. Аның фикерләре бик күп, тирән белемле шәхес. Без инде дистә еллар бергә эшлибез, бер-беребезнең нәрсә әйтергә теләгәнен күз карашыннан ук аңлыйбыз. Телефоннан шалтыратса, тавышыннан ук кәефен, ник шалтыратуын сизәм. Либреттоларын укып күрсәткәндә үк минем башымда нинди музыка булачагы күз алдына килә башлый. Без бер-беребезгә ышанабыз. Нәрсәләрнедер төзәтергә, өстәп куярга рөхсәт итәбез. Мин Ренат абыйны 14 яшьтән беләм. Консерваторияне тәмамлагач, бергә иҗат итә башлаган идек, шуннан бирле һаман дәвам итәбез. Нәрсәләр генә язмадык: җырлар да, одалар да, кантаталар да.

– Сез язган җырлар бүген дә популяр. Элегрәк телевизордан сезнең җырлардан төзелгән тапшырулар да күрсәтәләр иде. Ә хәзер язасызмы?

– 1980–1990 нчы елларда язылган җырлар бүген дә яңгырый. Ләкин хәзер сирәк язам. Җыр язу миңа җиңел бирелә, шуңа ул кызык түгел. Бик язасым килгәндә генә яза алам. Ренат абый берничә текст биргән иде, яздым. Башка шагыйрьләр дә мөрәҗәгать итә. Зур гына җыр проекты тәкъдим иткәннәр иде, баш тарттым. Дәрдмәнд буенча операны язып бетерәсем бар иде. Мине зур әсәрләр иҗат итү күбрәк мавыктыра. Ә алар бик күп көчемне, уйларымны ала, шул ук вакытта дәрт, энергия дә бирә.

– Күп кенә композиторлар, шагыйрьләр авторлык хокуклары сакланмаудан зарлана. Бу – сезнең өчен дә проблемамы, әллә хокуклар үтәләме?

– Миңа карата үтәлә. Һәр автор бу турыда үзе кайгыртырга тиеш. Минем андый проблемам юк.

– «Татар композиторларыннан кемнәрне беләсең?» – дип сорасаң, күпләр совет чорындагыларны – Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкованы телгә ала. Сезнең чор композиторларын да беләләр. Ә менә хәзерге профессионаллар арасыннан Эльмир Низамовның исемен генә әйтергә мөмкиннәр. Халык белмиме, әллә бүген профессионаллар азмы?

– Хәзер бит бар да катлаулы. Телевизорны да аз карыйлар. Элек көн саен радиода да иртә-кич концертлар була иде. Йокыдан торып, эшкә җыенганда кеше аларны тыңлый иде. Безнең гаиләдә дә шулай булды. Радиодан Яхин, Ключарёв әсәрләре яңгырый, Зилә Сөнгатуллина җырлый. Кич белән дә шулай ук. Эштән кайтып, ашарга пешергәндә дә әниләр радиодан кичке концертны җибәреп куя иде. Телевизордан да матур тапшырулар күрсәтелде. Халыкка профессиональ сәнгатьне тәкъдим иттеләр. Яңгырый торган әсәрләр бик сыйфатлы иде. Ул заманда талантлы композиторлар да күп иде шул. Аларның әсәрләре бүген дә актуаль. Күңелгә май булып ята. Мансур Мозаффаров җырлары, Ринат Еникеев романслары, Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов, Мирсәет абый Яруллин әсәрләре. Алар югары дәрәҗәдә иҗат иткәннәр. Бу музыка әледән-әле яңгырап та торды. Аннары музыка сәнгатенә Шамил Шәрифуллин, Луиза Хәйретдинова килде. Алардан соң Луиза Батыркаева, Рәшит Абдуллин, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова исемнәре танылды. Ләкин инде радиода безнең буынга караган сирәк композиторларның гына әсәрләре яңгырады. Ә менә бездән соң килгән буыннарның музыкасы ишетелми башлады. Радиолар артты. Анда иртәнге тапшырулар башка, ротацияләр, җырларны түләп яңгыратулар китте. Без бит алай эшләмәдек. Худсовет безнең хезмәтләрне карый, ул үткәрсә, җырлар, музыка алтын фондка эләгә. Кайбер җырларны кертмиләр дә иде. Аннары композиторлар төрле концертларда, юбилей чараларында җырчыларга уйный иде. Мин үзем дә еш катнаша идем. Хәзер дә берничә композиторның шулай чыгыш ясаганын беләм. Ләкин алар киң җәмәгатьчелек алдына чыкмыйлар. Без бит гади халык арасына да чыга идек. Республика буенча да, чит җирләргә дә бардык. Симфоник концертлар, фестивальләр оештырылды. Хәзер мондый чаралар сирәгәйде. Тагын бер нәрсә бар: телибезме-юкмы, халык күңеленә кереп калган танылган исемнәр сирәк була. Элек тә шулай булды. Безнең буын киткәннән соң да кемнәрнеңдер исемнәре калыр. Тик без инде халык күңелендә кемнәр булуын белмәбез. Тормыш үзе сайлый. Ләкин иң яхшы, сыйфатлы әсәрләрне сакларга тиешбез. Бу юнәлештә хәзер Ильяс Камалов күп эшли. Милли программалар уздыра. Камал театрында Данияр Соколов та шактый концертлар оештыра. Бу егетләрнең татар музыкасын сакларга теләкләре бар.

– Ә сез үткәннәр турында уйланырга яратасызмы?

– Яратам.

– Иң сагынып искә ала торган хатирәләр нинди?

– Мин әткәй белән әнкәйне, сеңлемне бик сагынам. Сеңлем Лилия бик иртә арабыздан китте. Аннары аның улы Камил дә вафат булды. Алар турында уйламаган көнем юктыр. Юбилеемда да якты, матур хатирәләр белән искә алдым. Кызганыч, янәшәмдә инде берсе дә юк. Безнең гаиләбез тормышы матур, үрнәк булды. Әти-әнинең дуслары да күренекле шәхесләр иде. Үзләре дә зыялы иде. Мине дә күп нәрсәгә өйрәттеләр, киңәшчеләрем булдылар. Шуңа күрә бик гаиләбезнең бәхетле вакытларын бик сагынам. Башкортстандагы әби-бабаларымны да юксынам. Балачакта без ел саен пароход белән Башкортстанга бардык. Ул минем өчен зур бер вакыйга иде. Болыннарда йөргән чакларны да сагынам. Андагы чәчәк, үлән исләре әле дә борынымда саклана кебек. Бәхетле еллар...

– Ә бүген сезне нәрсә бәхетле итә?

– Гаиләм. Югалтулар да булды. Ирем Олег авырып вафат булды. Ул бик шат күңелле, зыялы, якты кеше иде. Мине бүген шатландырып, дәрт биреп торучы кешеләрем – ике оныгым. Кызым гаиләсе белән миннән ерак яшәми, киләләр, аралашып торабыз. Олы оныгым Мәскәүдә югары икътисад мәктәбендә белем ала, икенче оныгым Лобачевский исемендәге лицейда укый. Ул да – математик. Робототехника буенча Россиядә икенче урын яулады. Аларның уңышлары – минем бәхетем.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре