Газетага язылу

Татарстанда икенчел торак базарындагы ихтыяҗ кимегән

Татарстанда узган айда икенчел торак базарындагы ихтыяҗ апрель аендагыга караганда кимегән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада апрель аенда кулланылыштагы торак белән алыш-бирешләрнең гомуми саны 6852 булса, майда 20,7 процентка кимеп, 5433 кә калган. Казанда да шундый ук хәл: апрельдә – 2474, майда – 1898 (23,3 процентка азрак).

 

Ипотека нигезендәге алыш-бирешләр саны да кимегән. Апрельдә 6605 шундый очрак теркәлсә, май аенда – 5126 (22,4 процентка кимрәк). Казанда 1990 күрсәткеченнән 1854 кә калган (6,8 процентка кимегән).

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре