Газетага язылу

СИБУРга – экскурсиягә: Түбәнкамалыларга чистарту корылмаларын күрсәткәннәр

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне алдыннан Түбән Камада яшәүчеләр – табиблар, укытучылар, предприятиенең ветераннары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятләре студентлары – «Нефтехим» этилен заводының чистарту корылмаларына экскурсиягә килделәр. Катнашырга теләгән һәркем алдан гариза тапшырды, моны социаль челтәрләр һәм предприятиенең сайты аша эшләргә мөмкин иде.

СИБУРга – экскурсиягә: Түбәнкамалыларга чистарту корылмаларын күрсәткәннәр

Локаль чистарту корылмалары чистартылган суны производство процессында яңадан кулланырга мөмкинлек бирә, бу Кама елгасыннан су алуны киметә һәм пычрак суларны шәһәр канализациясенә агызуны булдырмый. Су җиһазларны һәм технологик процессларны, шул исәптән пиролизны суыту өчен кулланыла.

Суны чистарту 4 этапта бара: беренчесемеханик чистарту, аның барышында нефть элпәсе, майлар һәм су составындагы каты яки сыек микрокисәкчәләр (взвешенные частицы) аерыла. Икенче этап биологик чистарту: һава даими бирелә торган аэротенкаларда бактерияләр органик пычракларны таркаталар. Аннары мембраналы биореакторларда ультрафильтрлау була: алар каты яки сыек микроматдәләрне (взвешенные вещества), бактерияләрне һәм вирусларны 99 процентка тоткарлыйлар. Һәм, ниһаять, кире осмос: ул нитратларны, сульфатларны, минераль тозларны һәм авыр металларны бетерә. Нәтиҗәдә, су яңадан куллануга яраклы булып чыга, – дип аңлатты «Нефтехим» этиленнар заводының су әзерләү һәм кулланылган суларны агызу производствосы башлыгы Айдар Лотфуллин.

Локаль чистарту корылмаларын төзү Росприроднадзор белән килешү нигезендә башкарыла. Предприятие әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 13 млрд сум акча бүлеп биргән.

Экскурсиядә катнашучылар предприятиедә су сыйфатының ничек контрольдә тотылуын белделәр. Моның өчен һәр сменада суның пробасы предприятиенең үзәк завод лабораториясенә тапшырыла.

Суның үрнәкләрен 47 урыннан алабыз һәм 30 күрсәткеч буенча тикшерәбез. Нәтиҗәләр мәгълүмат системасына кертелә, чистарту корылмалары хезмәткәрләре процессны оператив рәвештә көйлиләр, аннан, суның нормативларга туры килүен тикшерү өчен, кабат тикшерү уздырабыз, – ди лаборатория җитәкчесе Алсу Маслова.

Су пирогазны суыта һәм парга әйләнә, ул компрессор турбиналарын әйләндерә. Болай эшләү электр энергиясен экономияли һәм производствоның экологик чисталыгын яхшырта. Суның ничек чистартылуын һәм чиста булып чыгуын күрү бик кызык булды, – дип белдерде Балалар экология-биология үзәге укытучысы Әдилә Тимофеева.

Бүген мин процессның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын һәм технологик яктан ничек оештырылганын, экологиянең ничек контрольдә тотылуын күрдем. Киләчәктә шушы предприятиедә эшләргә теләр идем, – дип, үз фикере белән уртаклашты студент Илсаф Шәймөхәммәтов.  

Иң мөһиме: бөтен процессның модернизацияләнгәнен һәм йомык булуын күрдек. Су тулысынча эшкәртелә һәм производствога кире кайтарыла. Шәһәргә агызу турында имеш-мимешләр чынбарлыкка туры килми, – дип сөйләде шәһәр хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Рафидә Коткова.

Этилен заводының локаль чистарту корылмалары Татарстанда беренчеләрдән булып сәнәгать зонасына да, шәһәргә дә хезмәт күрсәтә. БОСны реконструкцияләү май аенда тәмамланды, ультрашәмәхә нурлар белән дезинфекцияләү керетелде, проект СИБУР ярдәмендә 3,5 млрд сумга тормышка ашырылды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре