Ата-ананың ризалыгы – нәрсә ул? Аңа ирешү өчен ниләр эшләргә? Сорауларга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергәләп эзләдек.
– Рөстәм хәзрәт, «ата-ана ризалыгы» дигән төшечәгә тукталыйк әле.
– «Әти-әни ризалыгы ул – Аллаһының ризалыгы. Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Алар әти-әниең икән – син аларга иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш. Аларның ризалыгын алсаң, сиңа җәннәт ишекләре ачылыр», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Аллаһының илчесе янына сахабәләр килгән: «И Аллаһының илчесе, бик игелекле, яхшы кеше үлем түшәгендә җан бирә алмыйча газапланып ята», – дип сөйләгәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кешенең әнисен дәшеп: «Синең улың ни сәбәпле җан бирә алмый?» – дип сораган. «Улым миңа карата бик яхшы мөгамәләдә иде. Өйләнгәч, кызганыч, ул мине онытты. Мин аңа бик рәнҗедем», – дип җавап биргән ана. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Улыңны гафу итмәсәң, аны газап көтә», – дигән. Баласы газапланмасын өчен, ана йөрәге барысын да кичергән. Шуннан соң бу сахабә җиңеллек белән җан тәслим кылган, чөнки ул шул минутта әнисенең ризалыгына ирешкән һәм аны ахирәттә дә кабер газабы көтмәгән. Шуңа күрә ата-ана ризалыгына, аларның фатихасына ирешү – һәр баланың да олы бурычы. Тик моңа һәркем дә ирешә алмый, кызганыч. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы – ата-ана ризалыгында, Аллаһы Тәгаләнең ачуы – ата-ана ачуында», – дигән. Шуңа күрә әти-әниебезнең ачуын чыгарудан сакланырга һәм аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итеп яшәргә омтылырга кирәк.
– Ата-ана ризалыгыннан башка гына өйләнү яисә берәр эш башлау – гөнаһмы?
– Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әниләр, вәлиләр ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһәбендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый, ата-ананы, гореф-гадәтләрне санга сукмау булып бәяләнә. Бәхетле, тәртипле гаилә корыйк, эшебез уң булсын дисәгез, башта ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз!
– Ата-анага «уф» дип тә әйтергә ярамый, диләр.
– «Уф» дип әйтергә хакыбыз юк. Бу – бик начар сүз. «Әл-Исра» сүрәсенең 23 нче аятендә Аллаһы Тәгалә тәрбиягә мохтаҗ булган, инде картайган ата-анаңа карата да «уф» дип тә әйтмәскә өндәгән. Бу ымлык «туйдым сездән» дигән мәгънәне аңлата. Шуңа да ата-аналарыбызны рәнҗетү, сүзләренә колак салмау, эшләрендә ярдәм итмәү динебездә иң зур гөнаһлардан санала.

– Пәйгамбәрләр чорында ата-анага мөнәсәбәт нинди булган? Моңа мисаллар бармы?
– Әлбәттә. Коръәндә дә ата-анага карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булу турында бик күп сүрәләр бар. Мәсәлән, «Ән-Ниса», «Әл-Әхкаф», «Әл-Исра» һ.б. сүрәләр. Аларда ата-ананы хөрмәтләү, аларга игелек кылу хакында аңлатыла. Шулай ук Муса галәйһиссәлам турында кызыклы вакыйга бар. Ул Аллаһыдан үзенең җәннәттәге юлдашын күрсәтүен үтенгән. Аллаһы Тәгалә ул кешенең бер яшь егет булуын һәм кайда яшәвен әйтеп биргән. Аллаһы илчесенең аны бик күрәсе килә һәм ул шул егет яшәгән шәһәргә юл тота. Егетнең базарда эшләүче сатучы икәнен белеп, аны күзәтә, ләкин егет тарафыннан кылынган гамәлләр арасында аны пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрерлек бернинди изгелек тә күрми. Төн җиткәч, егет өенә кайтырга җыена башлагач, Муса пәйгамбәр аның янына килеп сәлам бирә һәм үзенең кем икәнен әйтмичә, төн кунып чыгу йомышы белән мөрәҗәгать итә. Егет ризалаша һәм аны өенә алып китә. Өйгә кергәч, егет иң беренче итеп ятакта селкенмичә яткан карчыкка сәлам бирә, аннары ризык әзерләп, аны үз кулы белән ашата. Карчык ашап туйгач, ул савытларны юа, карчыкның киемнәрен алыштыра, барлык хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә һәм урын җәеп, йокларга яткыра. Шуннан соң гына ул Муса пәйгамбәрне ашата, йокы урынын әзерли һәм намазын укып, йокларга ята. Муса галәйһиссәлам гаҗәпләнә: егет төнен намазда да уздырмый, озын-озын догалар да кылмый, зекерләр дә әйтми. Иртә белән егет янә карчыкны ашата, киемнәрен алыштыра һәм хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә. «Син шулай тырышып караган, ашаткан һәм бар хаҗәтләрен үтәгән карчык кем ул? Һәм син аны ашаткач, ул күзләрен күккә күтәреп, нинди сүзләр пышылдады?» – дип сорау биргән Муса пәйгамбәр, гаҗәпләнеп. «Ул – минем әнием, – дип җавап биргән егет. – Мин аны ашатканнан соң, ул һәрвакыт күзләрен күккә күтәрә, Аллаһыдан миңа җәннәт сорый һәм мине Муса галәйһиссәламнең юлдашы итүен үтенә».
– Мәрхүм ата-анасы өчен бала ниләр кылырга бурычлы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп, бер сахабә дә Аңа нәкъ менә шушы сорауны биргән. «Ата-ананың хакын үтәү өчен өч ысул бар. Беренчесе – мәрхүм әти-әниеңнең туганнарын туган ит, икенчесе – дусларын дус ит, өченчесе – аларны догадан калдырма», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Кеше үлгәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Бары тик өч әйбер генә аңа ахирәттә савап булып ирешер. Беренчесе – кешенең кылган изге гамәлләре. Мәсәлән, юллар, мәдрәсә һәм мәчетләр төзелешендә катнашуы, халыкның алардан файдалануы мәрхүмгә савап булып ирешер. Икенчесе – гыйлем таратуы. Хак гыйлемне башкаларга өйрәтеп калдыра һәм халык аннан файдалана икән, бу да – савап. Өченчесе – тәрбияле, иманлы бала үстерү. Мондый бала үз әти-әнисен беркайчан да догадан калдырмас. Кыямәт көнендә кайберәүләрнең дәрәҗәсе артыр. Ул кешеләр Аллаһыдан: «Мин нәфел намазларын укымадым, аерым нәфел гыйбадәте кылмадым, ни өчен минем дәрәҗәмне күтәрдең?» – дип сорар. Аллаһы Тәгалә: «Сезнең өчен балагыз дога кыла», – дияр.
– Әгәр дә бала диндә түгел һәм догалар белми икән, аңа нишләргә?
– Дога ул – иң беренче чиратта, Аллаһыга мөрәҗәгать итү. Аның кабул булуының төп шарты – ихласлык. Бала ихластан, үзе белгәнчә, Аллаһыдан сорасын. «Мәрхүм әти-әниемнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу ит, урыннарын җәннәттә кыл, кыямәт көннәрендә җәннәт бакчаларында бергә булырга язсын», – дисен. Авыр сүзләр түгел. Аллаһы Тәгалә аларны кабул итәр, иншаллаһ.
Тәрбияле бала нинди булырга тиеш?
Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы:
– Иң беренче чиратта, ул Аллаһының һәм әти-әнисенең хакын белүче булсын. Җәбраил фәрештә пәйгамбәребездән (с.г.в.) болай дип сораган: «И Аллаһының илчесе, кыямәт көне кайчан җитә?» Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Соралучы сораучыдан күбрәк белми», – дигән, ягъни моны Аллаһы Тәгалә генә белә, дигән. «Аның галәмәтләре нинди булачак?» – дигән Җәбраил фәрештә. «Кол үзенең патшасын тудырыр», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Ни кызганыч, бүген ата-ана кол рәвешендә яши. Әби-бабаларыбыз чорында берни булмаган: ачлык кичергәннәр, апа-абыйларыннан калган кием кигәннәр. Мең шөкер, хәзер барысы да бар. Булганына шөкер итмибез, һаман күбрәк кирәк. Балалар ата-анасыннан таләп итә. Биш йөз сумлык кына күлмәк кирәкми, бер меңлеген ал, гади телефон гына ярамый – иң кыйммәтлесе кирәк. Менә шушы күренеш балаларның ата-анага карашын үзгәртә. Бала ата-анасын тиеш итеп саный, ә үзенең булышырга, ярдәм кулы сузарга тиешлеген уйлап та карамый.
КОРЪӘН СӨЙЛИ
«Аллаһы хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Вә әйт: «И Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Бәни Исраил (Ягъкуб балалары)» сүрәсе, 23–24 нче аятьләр)
ГЫЙБРӘТ АЛ!
Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әти-әниеңне сүгү зур гөнаһлардан санала», – дип әйткән. Аңардан: «Йә, Рәсүлүллаһ! Кем инде үзенең әти-әнисен сүгәр?!» – дип сорагач, ул болай дип җавап биргән: «Әгәр дә берәү икенче берәүнең әтисен сүксә, ул кеше дә аның әтисен сүгәр, әгәр әнисен сүксә, аның да әнисен сүгәр».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез