Ныклыгы нигә бәйле?
Организмның төрле авыруларга каршы тора алучанлыгын иммунитет дип йөртәбез. Ул безнең организмның бөтенлеген саклый. Иммунитет ана карынында вакытта ук формалаша. Аның нык булуы гап-гади нәрсәләргә – туклану, йокы, хәрәкәт, һавада йөрүгә бәйле. Шулай ук тән сәламәтлеге генә түгел, рухи сәламәтлек тә иммунитет өчен бик мөһим. Иммунитет белән бар да тәртиптә булсын өчен, витамин, файдалы матдәләр җитү-җитмәвен даими рәвештә тикшереп тору зарур.
Иммунитетның ныклыгы биоритмнарга бәйле. Йоклаганнан соң организм яңадан тугандай була. Даими рәвештә йокысы туймаган кешеләрдә ялкынсынулар ешрак барлыкка килә. Иммунитет тәртиптә булсын өчен, кичке сәгать уннан да калмый йокларга ятарга, йокы бүлмәсен җилләтергә һәм караңгы бүлмәдә йокларга кирәк. Йоклар алдыннан 200–400 мг магний эчү дә файдага булыр. Магнийлы ванна керү дә иммунитетны ныгыта. 500 грамм тоз белән берничә аш кашыгы сода салган ваннага кергәнче бер стакан су эчеп куярга кирәк.
Эчәклегең тәртиптәме?
Иммунитет ныклыгын без, салкын тиеп, авыруларга бәйләп карарга күнеккән. Чынлыкта, якынча 80 процент очракта иммунитет эчәклекнең торышына бәйле. Эчәклек кенә дип карамаска: чынлыкта ул – 7–9 метр озынлыктагы иң зур иммун әгъза. Микрофлорасы тәртиптә булган эчәклек инфекцияләрдән сакланган дигәнне аңлата. Ярымфабрикатлар, фастфуд, камыр ризыклары ашау эчәккә зур зыян китерә. Шуңа клетчаткасы күп, составында буягыч матдәләр һәм шикәр аз булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Аксымга бай ит, балык, йомырка, балык, витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, файдалы майларга, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү ныклы иммунитет вәгъдә итә. Ашказаны тәртиптә булса, суган, сарымсак белән дә иммунитетны ныгытырга була.
С һәм D витамины кирәк
Көн саен С витамины эчү дә иммунитетны ныгыта. Балалар өчен 100–250 мг, ә өлкәннәргә көненә ике тапкыр 500 мг эчү файдага булыр.
Организмда ялкынсыну юкмы, булса ни дәрәҗәдә икәнлеген белү өчен, гомуми кан анализы тапшырып карарга кирәк. Ферритин, СОЭ, СРБ, фибриноген, холестерин, шикәр күләмен тикшереп, вакытында чарасын күрү зарур.
Хәзер табиблар иммунитетны БАДлар ярдәмендә дә күтәрүне хуплый. Безнең җирлектә яшәүчеләрдә D витаминына кытлык ел әйләнәсе күзәтелә. Хәтта диңгез буенда озак яшәсәң дә, кирәкле күләмдә D витаминын җыеп булмаска мөмкин. Шунлыктан БАДларсыз гына аны тулыландыру мөмкин түгел. Әмма кулланыр алдыннан әлеге витаминга анализ бирергә һәм табиб әйткән кушылмаларны кулланырга кирәк.
Иммунитетны күтәрә торган рецептлар
Сары мәтрүшкәле
Сары мәтрүшкә төнәтмәсе иммунитетны ныгыта. Аны ясау өчен 5 грамм сары мәтрүшкәгә 200 мл кайнар су салып төнәтергә һәм көнгә ике тапкыр ярты стакан күләмендә эчәргә кирәк. Аны йоклар алдыннан эчсәң, тагын да файдалы. Тик көмәнле һәм бала имезүче хатын-кызларга эчәргә ярамый.
Җимешле
Әлеге тәмлүшкә дә иммунитетны ныгыта. Аны Амосов пастасы дип йөртәләр. Танылган табиб уйлап тапкан әлеге катнашманы ел әйләнәсе куллансаң да була. Пастаны әзерләү өчен 0,5 кг йөзем, 0,5 кг күрәгә, 0,5 кг инҗир, 0,5 кг караҗимеш, 0,5 кг әстерхан чикләвеге, 1 лимон, 500 мл бал кирәк.
Җимешләрне, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарып, бал белән болгатырга. Пыяла банкаларда суыткычта сакларга һәм ашар алдыннан көненә 2–3 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кабып куярга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез