Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | АЗӘРБАЙҖАН

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда үз өен тапкан төрле милләтләрнең яшәеше, милли гореф-гадәтләре белән таныштыра, бер гаилә мисалында «Туган телне ничек сакларга?» дигән сорауга җавап эзли.

Җәмгыятьтә башкаларга яраклашсалар да, гаиләдә бары тик үз кагыйдәләре һәм тәртипләре белән генә яшиләр. Башка милләтләрне хөрмәтлиләр, ләкин үзләренеке – үзәктә. Алексеевск районының Родники авылында яшәүче Таһировлар белән гаиләдәге җылылык, туган якны сагыну һәм азәрбайҗаннарның язылмаган кануннары турында сөйләштек.

Тәнем генә монда

Гаилә башлыгы Афлан Таһиров Татарстанга 1986 елларда килеп урнашкан. Ул вакытта яшь егет төзелештә эшләп, бераз акча туплый да, туган ягында калган сөйгәне Кенуль белән туй үткәреп, аны да бирегә алып килә. Родники авылында аларның дүрт балалары туа.

– Татарстанда яшәвебезгә 40 ел була инде. Елга ике тапкыр туган якларыбызга да кайтып киләбез. Анда безнең туганнар, дуслар калды. Алар белән бик яхшы аралашабыз. Тормыш җилләре кая гына ташласа да, гаилә башлыгы туган җирендә йорт җиткерергә тиеш. Безне дә анда үз куышыбыз көтә. Чөнки беләбез: ни генә булса да, монда ничек кенә яхшы булса да, картайган көнебездә без барыбер туган якларыбызга кайтып китәчәкбез. Бу – һәр азәрбайҗан өчен язылмаган төп канун! Без монда тормыш иттек, балалар үстердек, укыттык, кияүләргә бирдек, өйләндерек, ләкин соңгы сулышыбызны туган ягыбызда алып, гәүдәбез аның туфрагына иңдерелергә тиеш, – диде гаилә башлыгы Афлан Таһиров.

Аның һәр сүзендә, һәр сулышында һәм хәрәкәтендә туган ягын, аның халкын яратуы һәм хөрмәт итүе сизелеп тора иде. Шуңа күрә безнең сак кына: «Туган якларыгызны сагынасызмы, Афлан әфәнде?» – дип әйткән сүзләребездән соң ул, кулын күкрәгенә куеп: «Тәнем генә монда, җаным, күңелем – тегендә», – дип әйтеп куйды да карашын читкә юнәтте.

– 31 ел монда яшәсәм тә, туган як барыбер кадерле шул. Шуңа күрә мин һәрвакыт үзебезнең ризыкларыбызны пешерергә, туганнар белән еш аралашырга тырышам. Монда ничек кенә яхшы булса да, туган як туфрагы барыбер үзенә тарта, – дип, иренең фикерен җөпләп куйды хуҗабикә Кенуль ханым да.

Гаиләдә барысы да уртак 

Таһировлар әйтүенчә, Алексеевск районында азәрбайҗаннар аз, шунлыктан алар белән аралашу юк дәрәҗәсендә. Родники авылында да алардан кала азәрбайҗаннар юк. Монда мордвалар гына яши.

– Шуңа күрә без мөмкинлек булганда Татарстан Халыклар дуслыгы йортына барабыз. Андагы концертларны карыйбыз, – диде Таһировларның өлкән кызлары Гөлнара ханым. – Йола, гореф-гадәтләребезне, телне саклау авыр, дип әйтә алмыйм. Чөнки син кайда гына яшәсәң дә, кайсы милләттән булуыңны истән чыгармыйсың. Чөнки ул күңел түреңдә саклана, кан белән буыннан-буынга тапшырыла торган хис. Без Татарстанда туып-үскәнгә күрә, русчаны бик яхшы беләбез. Акцентыбыз да юк. Мордвалар авылында яшәгәч, аларның да телен аңлыйбыз, аларны да хөрмәт итәбез һәм бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен беләбез. Аларга да яраклашу бар. Ләкин үз туган телебездә дә иркен аралашабыз. Азәрбайҗанча уйлыйбыз, фикерлибез. Туганнар, дуслар, ватандашлар белән күрешкәндә туган телебездә аралашабыз. Ә менә гаиләдә, балалар белән күпчелек очракта русча сөйләшәбез. Әти-әни дә безнең белән күбрәк русча аралашырга тырышты, чөнки алар безнең телләрне бутавыбызны теләмәделәр, – диде Гөлнара ханым.

Алар азәрбайҗан егете Абил белән гаилә корып, шушы ук авылда яшиләр.

– Иремне дә мин Казанда мәктәптә эшләгән вакытта очраттым. Иң элек әнисе белән аралаша башладык. Аннан соң әнисе булачак ирем белән таныштырды, – дип сөйләде ул танышу тарихларын. – Гомумән, безне әти-әни: «Сез азәрбайҗан, үз телегезне белегез, үз милләт вәкилләре белән генә аралашыгыз, аңа гына кияүгә чыгыгыз», – дип туктаусыз үгет-нәсыйхәт биреп үстермәде. Барысы да күңелдә иде. Без алар әйтмәсә дә, бары тик азәрбайҗан егете белән генә гаилә корачагыбызны аңлап, белеп үстек. Җәмгыятьтә бер төрле тәртипләр, кемгәдер яраклашу булса да, гаиләдә башка, бары тик үз кагыйдәләребез, үз телебез, үз ризыкларыбыз, үз йолаларыбыз, мәдәниятебез икәнен һәрвакыт белдек. Гаиләдә бүленеш булырга тиеш түгел, барысы да уртак булсын! Без ирем белән үзара башлыча азәрбайҗан телендә аралашабыз. Аның әти-әнисенең гаиләсендә исә бары тик азәрбайҗан теле генә яңгырый. Шуңа күрә безнең балалар белән дә шул телдә генә аралашалар.

Гөлнара белән Абил ике бала тәрбияләп үстерә. Эсмира белән Эльбрус та әти-әнисе шикелле үк рус телле балалар бакчасына йөри, рус мәктәбендә белем ала. Шунлыктан алар үз туган телләрен бик чамалы гына белә кебек тоелды безгә. Туган телдә китаплар, газета-журналлар да укымыйлар. Дөрес, Гөлнара ханым әйтүенчә, балалар азәрбайҗан телендәге мультфильмнарны, каналларны, китапларны интернеттан карый һәм укый, туган телләрендә музыка тыңлыйлар, аларга дини тәрбия бирәләр.

– Минем өчен оныкларымның туган телләрен белүе мөһим. Булдыра алганча, мин алар белән азәрбайҗан телендә сөйләшергә тырышам. Алар сөйләшмәсәләр дә, барысын да аңлыйлар, – диде Афлан әфәнде.

Таһировлар гаиләсе бик тырыш булып чыкты. Йорт-җирләре чиста-пөхтә, абзар тутырып мал-туар тоталар. Хуҗабикә җиде сыер сава, тугыз үгезләре, сарыклары бар. Балаларын  да хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Гаилә башлыгы шәхси «КамАЗ»ында ашлык ташый. Казан технология университетында укучы уллары Таһир да  җәйге сезонда кырда иген суктыра. Хуҗабикә исә Кенуль авыл советында һәм почтада эшли.

Беренче ирегез – белем

Балаларына белем бирүне дә тормышларының иң төп бурычы итеп куюларын аңладык Таһировларның. Бер кызлары Гөлнара – укытучы, ике кызлары Фәридә һәм Арзу шәфкать туташлары булып эшли. Уллары Таһир да югары уку йортында белем ала.

– Мин балаларымның туган телләрен белүләрен телим, ләкин рус телендә иркен аралашулары белән дә горурланам, – диде гаилә башлыгы. – Минем өчен аларның югары белем алулары бик мөһим иде. Элек күп кенә азәрбайҗан гаиләләрендә хатын-кызлар эшләми, өйдә генә утыра, алар өчен белем алу да әһәмиятле түгел иде. Ә мин кызларымның белем алып, тормышта үз юлларын табуларын теләдем. Шуңа күрә аларны: «Сезнең беренче ирегез ул – белем! Ул ирдән мөһимрәк булырга тиеш. Гаиләдә ни булмас, хатын-кыз иренә генә таянырга тиеш түгел, аның үз-үзенә ышанычы булырга тиеш», – дип үстердем. Кызларымның холкына таянып, һөнәрләрен дә үзем сайладым.

Кызлары да сынатмаган, һәркайсы тормышта үз юлын тапкан.

– Безнең гаиләдә әти һәрвакыт аерым бер авторитет. Мин  кияүдә булсам да, аның сүзләренә колак салам, киңәшләшәм, хөрмәт итәм. Ни генә булса да, мин аңа таяна алачагымны беләм, – ди Гөлнара ханым.

Туй йолалары

Гөлнара ханым әйтүенчә, азәрбайҗан гаиләсендә күпчелек очракта булачак ир белән хатынны әти-әнисе сайлый. Әйтик, әгәр егет берәр мәҗлестә кызны ошата икән, ул бу турыда әти-әнисенә кайтып әйтә. Шуннан соң алар кызның әти-әнисе белән очраша. Егет белән кыз никахтан соң гына бер-берсе белән ныклап торып аралаша башлый.

Азәрбайҗан туйлары берничә көн дәвам итә һәм җырга-моңга бай була. Туйга бер көн кала кәләш йортында «Хна яхды» бәйрәме уздыралар. Монда кәләш белән кияүнең кыз туганнары һәм дуслары җыела. Кияүгә чыгачак туташ түргә утыра. Йөзен исә ал фата белән каплыйлар. Ал төс уңдырышлылык, Кояш һәм туган йортның җылысын аңлата дигән ышану бар. Ягъни фата булачак яшь хатынга бәхет һәм хәерле юл теләүне аңлата. Йортка килгән кызлар әти нигезеннән китүне аңлаткан йоланы башкара. Кәләшнең якын туганы хна салынган һәм буш савытларны кияүнең якын туганының алдына куя. Анысы исә буш савытка акча сала һәм кулына бераз хна алып, бии-бии кәләш янына килеп, аның кулларына, аякларына һәм чәчләренә сөртә. Кулларына бизәкләр төшерәләр. Шуннан соң хна буяучы кыз ике савыт белән башка кызлар янына килә. Алары хна алып, аның урынына акча сала. Бу кичне ут белән чистарыну йоласы да башкарыла. Моңа шәм яктысы кәләшне яман күзләрдән, бозымнардан һәм начар ниятле кешеләрдән саклар дигән  мәгънә салынган. Хна бәйрәменең тагын бер атрибуты булып көзге санала. Кәләш аңа карарга тиеш була. Ул шулай ул начарлыктан саклауны аңлата.

– Әлеге традиция бик матур һәм серле уза. Бәйрәмдә биибез, җырлыйбыз. Яшь кияү шулай ук аз гына вакытка булса да бәйрәмгә килеп китә ала. Әлеге матур йола бүгенгә кадәр сакланып килә. Мин  кияүгә чыкканда да шундый бәйрәм уздырдык. Тик хәзер аны өйдә ясамыйлар, күпчелек очракта ресторанда үтә. Үзебезнең балаларның да бу матур йоланы башкаруларын теләр идем, – диде Гөлнара ханым.

Азәрбайҗаннарда бирнә әзерләү йоласы да бар. Анысын, билгеле булганча, кыз гына хәстәрли. Зур, матур итеп бизәлгән савытларга (хонча) бүләкләр, бизәнгечләр, аксессуарлар, тәм-том, тормыш итәр өчен кирәк-яраклар тутырып, туй көнендә аны кияүнең йортына алып киләләр. Өйдән чыгып китәр вакыт җиткәч, ир туганы кәләшнең биленнән җиде тапкыр кызыл тасма бәйләргә тиеш. Бу яшь гаиләнең җиде улы һәм ике кызы булсын, дигәнне аңлата, ди.

– Без бизәнгечләр, бигрәк тә алтын алка, йөзек, беләзекләр яратабыз, – ди Фәридә. – Кияү кәләшнең кулын сорарга килгәндә дә алтын эшләнмәләр алып килергә тиеш. Ул никадәр кыйммәтле булса, шуның кадәр яхшы. Аны кәләшнең бөтен туганнарына күрсәтеп чыгалар. Шулай ук кызның әнисенә дә кыйммәтле алтын йөзек бүләк ителергә тиеш. Бу йола да бүгенгә кадәр сакланган. Безнең туйда да барлык йолалар һәм гореф-гадәтләр үтәлде, – диде Гөлнара ханым.

Нәүрүз

Азәрбайҗаннар үзләренең төп бәйрәмнәре итеп Нәүрүзне саный. Аны 21 мартта, ягъни көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп узалар. Нәүрүз табигать уянуны, язны каршылауны аңлата.

– Нәүрүзгә каршы төндә йортта ут сүнәргә тиеш түгел. Ул вакытта хуҗабикәләр баллы ризыклар әзерли, хонча (ризыклар белән тулы поднос) җыя. Бала-чага күршеләрнең ишекләрен кагып йөри, тик бу вакытта аны ачарга ярамый. Йоласы шундый. Алар башлыкны ишек төбендә калдырып, читкәрәк киткәч кенә, хуҗалар ишекне ачып, аны төрле ризыклар белән тутыра да, өйгә кереп китә. Балалар шуннан соң гына күчтәнәчләрне килеп ала, – диде Кенуль Таһирова.

Милли ризыклары

Таһировлар белән очрашкач, азәрбайҗаннарның кунаклар каршы алуга, аларны сыйлауга һәм, гомумән, милли ризыклар әзерләүгә зур игътибар бирүен аңладык.

– Безнең милләт халкы башкалардан үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора торгандыр, – диде бу мәсьәләгә карата Гөлнара ханым. – Азәрбайҗаннарда өлкәннәрне хөрмәтләү дә көчле. Без кайда гына яшәсәк тә: ул ата-бабаларыбызның туган ягы булсынмы, яки чит җирләрдә гомер итсәкме, һәрвакыт өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Моннан тыш, азәрбайҗан милләте үзенең ризыклары белән дан казанган.

Азәрбайҗаннарның күп төрле милли ризыклары бар: шах пылау, долма, боз баш (томат соусында аш), кюфта боз баш, ковурма, хашлама, душбара, кутаб, пәхләвә, шекер бура, пити, ләвәнге. Алар башка халыкларның сый-нигъмәтләреннән төрле тәмләткечләрне  күп кулланулары белән аерылып тора. Шулай ук алар күпләп баллы ризыклар әзерләргә, сыйланырга ярата икән.

– Үзбәкләрдән аермалы буларак, бездә пылау дөге, ит, җимешләр һәм тәмләткечләр белән пешерелә. Кунаклар табынында һәрвакыт боз баш яки кюфта боз баш ризыгы куела. Шулай ук пылау һәм долмадан башка да берничек тә булмый. Һәм, әлбәттә инде, безнең табында чәйгә бик зур урын бирелә. Без кунакларны чәй белән каршы алабыз. Аның өчен махсус стаканнардан  файдаланабыз, чәйгә төрле тәмләткечләр, үләннәрне күпләп салабыз. Әгәр, мәсәлән, ниндидер мосафир юл сорап тукталса да, без аны һәрвакыт чәйгә дәшеп алабыз, – диде Гөлнара ханым.

Болардан тыш, азәрбайҗан табынында төрледән-төрле җиләк-җимеш кайнатмалары күп.

– Ак эре чияне монда яратып бетермиләр. Ә безнең менә шуннан ясалган кайнатмага һушыбыз китә. Аны мондагы базарларда бик сирәк очратырга була. Без аны Азәрбайҗаннан кайтартабыз. Кызганыч, туган якларда аларның барысы да агачта пешеп утыра, ә монда сатып алып ясарга туры килә.Азәрбайҗаннарның символы булып гранат санала. Аның төсе – безнең иң яраткан төсебез,  – дип елмая Кенуль ханым.

Аның сөйләвенчә, азәрбайҗан хуҗабикәләре табынны барысы да бергәләп әзерли. Һәм күпчелек эшләр урамда, саф һавада башкарыла. Бу вакытта ир-атлар чәй, каһвә эчеп, сөйләшеп утыра.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү